Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саннар куандырмый

2020 елдан башланган киеренке эпидемиология вәзгыяте нәтиҗәсеме, районның демографик хәле бер дә куандырмый. Күңелсез статистика моны ачык раслый. Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның беренче кварталында районда 39 сабый – 18 малай, 21 кыз туган. Үлүчеләр, киресенчә, арткан, ягъни 106 кеше вафат булган. Таркалган гаиләләр саны шулай ук күбәйгән – 16га җиткән. Гаилә коручылар – 34 пар. Апрельдә 5 пар язылышырга гариза биргән.

Чагыштыру өчен: 2020 елның шул чорында 64 бала дөньяга килгән булган. Мәңгелеккә 94 райондашыбыз күчкән. Никахны 29 пар рәсмиләштергән, 12 гаилә таркалган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев