Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саннарсыз тормыш сансыз

Нинди генә эш башкарсаң да, исәпхисапсыз булмый. Статистика кеше тормышының барлык өлкәләрен дә үз эченә алган.

Юкка гына, статистикадан башка дәүләт була алмый, димиләр. Әлеге органнар елъязмачылыктан алып, бүгенгәчә озын юл узган. Статистик мәгълүматлар һәрдаим кирәк. Шулай нигезендә генә хакимият карарлар кабул итә, икътисад һәм сәнәгать үсешен фаразлый һәм нәтиҗәләрне анализлый. “Заманча статистика халык хуҗалыгын саннар телендә чагылдыра, бездәге мәгълүматлар идарә эшендә мөһим чыганак булып тора. Коллектив зур түгел. Бездә 34 ел стажлы Миләүшә Рәшитова һәм халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле Алисә Сабирова эшли. Заманча технологияләр аз санлы кадрлар белән дә айлык, квартал, еллык хисапларны үз вакытында башкарып барырга мөмкинлек бирә”, – ди дәүләт статистикасының җирле бүлеге җитәкчесе Руслан Сафин.

Миләүшә Рәшитова, мәгълүматисәпләү станциясеннән алып, статистика эше үсешенең берничә этабын узган белгеч. Башлангыч чорларда статистика мәгълүматлары хисапчы счетлары һәм механик исәпләү машиналары ярдәмендә эшкәртелгән. “Кәгазь документлар әйләнеше иде. Оешма-предприятиеләрдән, хуҗалыклардан, авыл Советларыннан бухгалтерлар китергән саннары хисапка утырту кулдан башкарылды. Эше күп булды. Хәзер статистик хисапны цифрлы имза кулланып, электрон төрдә тапшыру мөмкинлекләре үсте”,– ди I категорияле хезмәткәр.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев