Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәрдә авылында яшәүче Миннесабир Сәмигуллин 95 яшьлек юбилеен каршылады

Миннесабир Шәрифулла улын район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов тәбрикләде

Миннесабир Шарифулла улы Сәмигуллин 1929 елнын 13 апрелендә  Саба районы Сәрдә авылында туган.

  1952 елда ул Сәрдә авылы кызы Хәдия белән гаилә корып яши башлыйлар.  7 бала - 3 кыз, 4 малай үстерәләр.

 Матур гына гомер кичергәндә тормыш иптәше 1983 елның  декабрендә вафат була, төп йортта яшәүче төпчек улы Зөфәр дә 1992 елда  бакыйлыкка күчә.

Миннесабир абыйга сугыш чорында урман кисү, ат белән агачлар чыгару, юл салу эшләрендә эшләргә туры килә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, колхозның төрле эшләренә җәлеп ителә, ферма мөдире, бригадир була, “Хезмәт ветераны” исеме алып, лаеклы ялга чыга. 45 ел хезмәт стажы бар.

Миннесабир абый тыл ветераны, шулай ук Бөек Җиңүнең юбилей медалләренә ия була.

Хәзер ул  төп нигездә улы Минтаһир, килене Гөлгенә тәрбияседә гомер итә. Миннесабир абыйның соңгы елларда сәламәтлеге какшап, күзе күрми, колагы ишетми.

Ветеранның барлыгы 15 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Бик тырыш гаилә, төп йортны яңартып, мал-туар асрап, каралты кураны тәртипләп тоталар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев