Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авыл җирлегендә җыен узды: авыл халкын нәрсәләләр борчый?

Биш авыл кергән җирлектә 372 хуҗалык, 1234 кеше яши. Узган ел җирлектә 17 бала дөньяга килгән, 19 кеше вафат булган. Биш яңа гаилә корылган, бер пар аерылышкан.

Сатыш авыл җирлегендә узган җыенда да җирлек башлыгы Фаил Шәфигуллин Со­ветның узган 2022 елдагы эш­чәнлегенә җентекле анализ ясап, алдагы көнгә хәл итәсе мәсьәләләр белән таныштырды.

Биш авыл кергән җирлектә 372 хуҗалык, 1234 кеше яши. Узган ел җирлектә 17 бала дөньяга килгән, 19 кеше вафат булган. Биш яңа гаилә корылган, бер пар аерылышкан. Җирлек буенча халыктан 276900 сум күләмендә салым җыйналып, ул авыллардагы юлларны тө­зекләндерүгә тотылган. 2022 елда 25 үзмәшгуль теркәлеп, бүген барлыгы 67гә җиткән. Авыл җирлеге шулай ук үз эшен ачарга теләүчеләргә буш биналар барлыгын да әйтеп узды. Бюджет оешмаларының еллык хисапларын тыңлаганнан соң, Рәис Миңнеханов фельдшер-акушерлык пункты мөдирләреннән диспансерлаштыруның 100 процент үтмәүләренең сәбәпләре белән кызыксынды, быел җир­лек халкының тулаем үтүне гамәлгә ашырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук коммуналь түләүләргә бурычлары җыйналучыларга карата катгый чара күрергә боерды.

Узган елгы җыендагы сорау­ларның үтәлешенә килгәндә, Мамалай авылының фермага керә торган дамба буйлап үскән куе агачларны кистерү өчен керем җитәрлек булмау сәбәпле, әлегә эш башкарылмаган. Авыл җирлеге башлыгы аны быел эшләргә ышандырды. Узган ел яңа балалар бакчасы салу буенча күтәрелгән сорауга Рәис Миңнеханов  балалар саны күп булса, уңай хәл ителәчәген әйтте.

 Быел Сатыш авылының Совет урамыннан югары тизлек белән йөрүләре сәбәпле, ясалма каршылык куеп булмасмы дигән сорау алынды. Район башлыгы алдагы елга тротуар эшләүне программага кертәчәкләрен, шу­­лай ук «лежачий полицейский» урнаштыру мөмкинлеген дә җиткерде. Матросов урамы янында елга кырыендагы агачларны чистарту, үзара салым акчасы нинди максатларда кулланылуы һәм башка сораулар күтәрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев