Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авылы балалары каникулда дини гыйлем үзләштерә

Балалар ялы-2024

Бу көннәрдә Сатыш авылы мәчетендә балалар өчен дини ял һәм уку сәгатьләре оештырыла башлады. Әлегә биредә 10 лап бала шөгыльләнә. Дәрестән тыш төрле дини һәм тәрбияви чаралар да үткәрелә. Мөгаллимнәр Рәзилә Гыйльманова һәм Әдилә Шакирова балалар өчен төрле мастер класслар, интеллектуаль уеннар да оештыралар. «Балалар  мәчеттә иртәнге 9нчылар киткәч киләләр һәм өйлә намазына кадәр биредә булалар. Бик теләп, ошатып йөриләр, күмәкләшеп намазлар укыйлар, әлхәмдүлилләһ. Өйрәнгәннәре үзләре өчен бит, балаларны шулай мәчеткә хәстәрләп җибәргән әти-әниләренә зур рәхмәт. Аннары бу дәресләрне оештыруда авыл халкы да  бик нык ярдәм күрсәтә. Күчтәнәч итеп канцтовар һәм тәм-томнар китерәләр. Аллаһының олы рәхмәтләре яусын. бу балалар- авылның киләчәге. Иманлы булып, тәүфыйклы булып үссеннәр өчен көчебезне дә, вакытыбызны да җәлләмәскә тиешбез»,- ди авыл имамы Алмаз хәзрәт Галимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев