Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авылында махсус хәрби операция өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр

Күмәк көч тау күчерә

  Махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга  райондашларыбыз да зур  теләктәшлек күрсәтә. Илебез иминлеген сакларга киткән Саба районы хәрбиләренә  ярдәм итү максатыннан  төрле  гуманитар ярдәм чаралары оештырыла. Сатыш авылында  да агымдагы елның  язгы  чорында ук   махсус хәрби  операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен маскировкалау челтәрләренә  ихтыяҗ  булуын аңлап,  әлеге каплавыч  япмаларны үрү эшләре башланган иде. Әлеге гамәлләрнең асылында бердәмлегебезне күрсәтү, ир-егетләргә көч-куәт өстәү, ватанпәрвәрлек ята. Авыл яшьләре белән беррәттән, өлкәннәребез дә  маскировкалау челтәрләре үрү эшенә зур активлык белән кушылды. Сатыш мәдәният йорты бинасында махсус җайланма урнаштырып, күмәк  эш башланды. Хезмәт яшендәгеләр эштән соң, өлкәннәр көндезләрен дә, кичләрен дә каплавыч япмаларны үрү белән мәшгуль булдылар. Гадәттә кичләрен 10лап  кеше җыйналды.  Ярдәмгә күрше авыл халкы  да кушылды.  Сафларыбыз  арта барса,  тагын да яхшы булыр иде.

  Җәйге  чор өчен яшел, кара, көрән  төсләрдән үрелсә, төсләр сезонлы рәвештә үзгәрәчәк. Каплавыч япмалар  махсус хәрби операция зонасында катнашучыларның  заказы үлчәмендә әзерләнә. Соңгысы 15х20 метр үлчәмдә үрелеп, хәрби операция зонасында катнашучыларга илтеп тапшырылды. Хәрбиләрдән килеп ирешкән рәхмәт сүзләре безгә  илебез тынычлыгы өчен үз өлешебезне кертү хисен тагын да  көчәйтә.

 Халкыбыздагы  ярдәмчеллек,  бердәмлек, ватанпәрвәрлек  хисләре куандыра, бу   барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга этәрә. Илебез иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезгә  ярдәм итүдә үз өлешебезне кертергә тырышыйк. Күмәк көч тау күчерә, дигән борынгылар.   

Илсөя Билалова.

Сатыш авылы. 

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев