Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авылында яше-карты, бала-чагасы бердәм булып Сабантуйга бүләк җыйды [фото]

Сатыш урамнары буйлап, бизәлгән атларга утырган яшьләр, бала-чага, колгалар күтәргән милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, гармун моңнарына кушылып җырлап, бирнә җыйды

Бирнә җыючыларны йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе капка төбендә бүләге белән көтеп алды. Ә яшьләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар һәм такмаклар башкара. Әлеге йола Сабантуйга чакыру буларак  кабул ителә.

Элегрәк бүләкләрен соңгы килгән атка, иң өлкән көрәшчегә яисә туры баганага менүчегә дип махсус атап бирүче якташларыбыз да очрый иде. Яшь кызлар  баш батырга дип сөлге чигеп тә биргәннәр.  Шунысы да кызык, кайбер районнарда бирнә җыю вакытында Сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк тапшыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев