Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатышта яшәүче Шакировлар иңне-иңгә куеп 43 ел парлы гомер кичерәләр

Районыбызның тагын бер мөхтәрәм гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә ия булды

8 июль – Халыкара гаилә көне уңаеннан тапшырылучы әлеге мәртәбәле бүләккә  быел Сатыш авылыннан Ризәлә һәм Расим Шакировлар  лаек булды.

Бердәм, тырыш, күмәк, үрнәк гаилә....Әлеге сыйфатламалар авылдашларының Шакировларга биргән бәяләмәләре. Әлеге сүзләрнең хаклыгына һәм мондый гаиләләрнең авылның күрке, бизәге булуына  үзләре белән аралаша башлауга инанасың.  Шакировлар кебек күркәм, тәрбияле кешеләр белән күрешү җанга рәхәтлек, күңелгә нур өсти. 

 1981 елда   кабынган гаилә учагы елдан-ел ялкынланып, җылытып,  Ризәлә һәм Расим Шакировларны бүгенге бәхетле көннәренә китергән. Тормыш юлындагы  шатлык-сагышларны уртак итеп, иңне-иңгә куеп 43 ел гомер кичергән парны  Гаилә көне  белән муниципаль район башлыгы  Рәис Миңнеханов, ЗАГС бүлеге  җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова, җаваплылыгы чикләнгән  “Саба” җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе  җитәкчесе Раил  Шәймәрданов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин тәбрикләп, олы хөрмәтләрен җиткерделәр.

“Урта мәктәпне тәмамлагач, Сабаның яшелчә киптерү заводында мастер булып эшли башладым.  Анда Мәртеннән алты кыз да  эшлиләр иде.  Шулар арасыннан иң матурын һәм батырын – Ризәләне  сайлап алдым.  Дус булып 2 ел йөрдек. Мин Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, өйләнештек”, –дип искә  ала гаилә башлыгы  пар сукмактан атлый башлаган көннәрен.

  Расим Мәсәлим улы озак еллар “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә бухгалтер булып эшли. Ризәлә ханым 25 ел хуҗалыклардан сөт җыйнаучы булып эшләп,  лаеклы ялга чыга. Үзләре үрнәгендә авыл җанлы, тәртипле дүрт малай тәрбияләп үстергәннәр. Аларның дүртесе дә үзләренең кендек каны тамган җирләрендә –  туган авылларында төпләнеп,  өчесе  матур гаиләләр корып гомер итәләр. 

 

Олы уллары Илфат гаиләсе белән үзләренең каршыларында ук яши. Илшатлары төп нигездән аз гына читкәрәк  башка чыккан. Хуҗалыкның алдынгы тракторчысы  булган Илназлары  да матур йорт-җир булдырып,  авылның икенче почмагына  төпләнгән.  Барысы да күпләп мал-туар  асрап, бакча тутырып җиләк-җимеш үстереп гомер итәләр. Төпчекләре Ильяс хәзерге көндә  Украинада махсус хәрби операциядә катнаша.  Ул да үзенә йорт төзергә  яңа  нигез булдырып киткән.

  Исән-сау әйләнеп кайтып,  Ильяс­ка да  абыйлары үрнәгендә матур гаилә корып яшәргә насыйп булсын. Бүген Шакировларның  барысының да  иң зур теләге шул.  Район җитәкчеләренең котлавына   еракларда хәрби операциядәге Ильяс видеоэлемтә аша кушылып, әти-әнисен тагын бер кабат куандырды. 

"Сау - сәламәт кайтырга язсын, сиңа. Бала – иң кадерлесе. Әти-әниегезгә сезнең кебек батыр уллар үстергәнгә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә бергә-бергә  тормыш итәргә язсын. Сиңа аерым рәхмәт. Синең кебек егетләр  бүген  тынычлык сагында  тора. Җиңеп кайтырга язсын сезгә”, –диде Рәис Миңнеханов Ильяс белән әңгәмә корып.

 Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, Шакировларның барысының да булган, тырыш  гаилә  башлыклары икәнлекләре  әллә кайдан күзгә ташлана.  Үзләре кебек  үк  уңган, мөлаем  тормыш иптәшләре  белән әти-әниләрен җиде онык белән сөендерәләр.

  Төп йорттагы иң өлкән кеше – 94 яше белән баручы Мәсәлим абыйның да урыны түрдән.  Гаилә башлыгы әтисен яшь баладай тәрбияләп, кадер-хөрмәт күрсәткән   тормыш иптәше Ризәлә ханымга  бик рәхмәтле.

  “Ризәләм бик сабыр булды. Мин гомер буе эштән аерылмадым. Әле хәзер дә хезмәттә, Аллага шөкер. Улларыбызның берсен  дә авылда калыгыз,  дип үгетләмәдек. Үзләре шулай хәл итте.  Кайда гына хезмәт куйсак та,  авылны ташламыйбыз,  диделәр. Без шатландык кына, билгеле. Дүрт улыбызның да үз яныбызда, авылда   төпләнүләре безнең өчен бик зур бәхет. Төп йортта нинди генә эш булса да килеп ярдәм итеп торалар. Бер-берсенә дә зур терәк алар. Бик тату, дус, матур  яшибез”, –ди Расим абый. 

Иренең сүзләрен мөлаем Ризәлә апа да җөпләп, Расим абый белән үтелгән гомер юлларының бик бәхетле һәм бик рәхәт булуын әйтте.

“Малайларга үрнәк әти, үрнәк ир булды. Тапканын уңга-сулга чәчеп йөрмәде. Балалар безнең ничек яшәгәнне күреп үсте.  Алар да шул үрнәкне дәвам итәрләр дип уйлым”, –диде ул тыйнак кына итеп.  

Шакировлар яшәү  өлгеләре белән   авылдашларына, тирә-юньдәгеләргә  якты маяк булып гомер итә. Авыл  нәкъ менә шундый күркәм гаиләләргә  таяна да инде.

“Бүген безнең гаилә өчен бик истәлекле көн. Әти-әниебезгә  медаль тапшырачакларын белгәч, бик дулкынланып көттек. Алар  безгә төп нигезне, туганлык җепләрен сакларга кечкенәдән һәрберебезгә сеңдереп үстерделәр. Төп йортка бик еш җыелабыз.  Ул һәрвакыт тартып тора. Чөнки һәрберебезнең балачагы биредә узды.  Әти-әни киңәшеннән башка әле дә  бер  эшкә дә тотынмыйбыз. Чөнки алар тормышны күргән,  зур тәҗрибә туплаган кешеләр. Моннан соң да шулай бердәмлектә, бергәлектә гомер итәргә язсын. Әти-әниебез  озак еллар тигез булып, безне тәмле ашлары белән каршы алырга насыйп булсын”, – дип изге  теләкләрен җиткерде олы уллары Илфат. 

Шулай була күрсен, дип теләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев