Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүриме?

Шәүвәл аенда тоткан уразасының беренче көне өчен кешенең кырык еллык гөнаһы ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә гамәл дәфтәрен ул кешенең уң кулына бирер, диләр дин белгечләре.

 Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүри түгел. Ул нәфел ураза рәтенә карый.

 «Сәүбән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң 6 көн ураза тоткан кеше 1 ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл әвсат», №7603, 8/294; Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б., Тирмизи, «Саум», 53, №759).

 Икенче бер хәдистә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза ун тапкырга арттырылып языла, ә алты көнлек ураза - 2 айлык ураза кебек, барысы бергә - 1 еллык ураза».

 Ничек болай килеп чыга соң дип аптырамагыз. Мәгълүм булганча, мөселманнар кылган һәр яхшы гамәлгә 10 яхшы эшнең савабы языла. Әгәр Рамазан аенда тотылган 30 көнлек ураза унга тапкырланса, бу 300 көн була. Шәүвәл аендагы өстәмә 6 көнне унга тапкырласак, 60 көн була. Шулай итеп, Рамазан һәм Шәүвәл уразасы көннәре 360 ка тула, ә 360 көн ул бер елга тиң (Ә елның калган 5 көнендә ураза тоту хәерле түгел. Чөнки алар Ураза Гаете һәм Корбан Гаетенең дүрт көненә туры килә).

 Шуңа күрә дә Рамазаннан соң 6 көн ураза тоту хәерле санала.

Шәүвәл уразасын 6 көн рәттән тоту мәҗбүри түгел! Һәркем үзе хәл итә: рәттән тотарга да, көн аралаш тотарга да мөмкин. Иң мөһиме Шәүвәл ае дәвамында тотып бетерергә.

ОНЫТМАГЫЗ: аерым җомга һәм аерым шимбә көннәрендә тотарга ярамый. Ягъни атна буе тотмыйча, бер җомга көнне генә, яки атна буе тотмыйча бер шимбә көнне генә тотарга ярамый. 

Шәүвәл ае уразасы нияте һәм догасы

Сәхәр ашап бетергәч, нәфел уразасына ният кылына: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә». «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр». Авыз ачу догасы: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү». «Йа Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел уразасы тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йа Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит».

Язма өчен https://t.me/dvmhuzur   файдаланылды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев