Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шахматтагыча: “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы башлый һәм ота

Район киңәшмәсендә хуҗалык урып-җыюда үрнәк буларак күрсәтелде

 

Бүген “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында аграр тармакның көнүзәк мәсьәләләренә багышланган  семинар-киңәшмә булды. Игеннәрне урып-җыюның барышы һәм терлекчелектә 6 айлык эш  йомгаклары турында  сөйләшүгә хуҗалык җитәкчеләре-белгечләре чакырылган  иде. Киңәшмәнең беренче  өлеше арпа  культурасын турыга  суктырып  алу барган кырда үтте. Район  авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе  начальнигы Гафур Хәсәншин  чыгышында  әйтелгәнчә, яз көне үсемлекләр басуларның  өстен каплап  алырга  өлгергәнче  булып алган  эссе һава торышы туфракта  дымның тиз очуына   китергән һәм чагыштырмача соңрак һәм урта срокларда чәчү үткәрелгән  мәйданнарда уңышның чыгышы түбәнрәк. “Һәр  гектарда район  буенча тәэсир итүче  матдәләрдә 100  килограммнан  артык,  ягьни узган елларга  карата күбрәк  ашлама  кертсәк тә,  аның нәтиҗәлеге  күп  факторларга бәйле рәвештә азрак булган. Срокларга   килгәндә, күп  еллар дәвамында  эшләгән агроном-җитәкче  бу мәсьәләләрдә үзенең кырына  анализ  ясый  ала. Кырларның торышын, игеннәрнең  өлгерешен, көтелгән уңышны анализлаганда   кемдер    кәгазьдә булган  саннарга  карап  кына  чамаларга  мөмкин. Ә  фактта  җир белән  эшли  белүче  агроном-җитәкчеләр һәр  елның үзенчәлегеннән сабак  алып,  эш тәҗрибәсе  туплый. Без  алдагы елларда эшне  планлаштырганда  шушы тәҗрибәгә таянып эшләргә мәҗбүр.  Кемдер  моны аңлап  эшләсә, бу  бик  яхшы. Кемдер  механик рәвештә  елның  килешен  анализламыйча, туфракка,   ашламага,  орлыкларга, техниканың  вакытында чыгуына,  ягьни  тулы бер  комплексны  үз эченә  алган  факторларга нигезләнеп  хезмәтне оештырмаса – начар. Моны  аңлап  эшләгән  җитәкче генә  тиешле нәтиҗәгә ирешә ала”,– диде җитәкче. Киңәшмә үткәрелгән  хуҗалыкта эш барышы белән  фермер  Зөфәр Мөхәммәтшин таныштырды. Биредә 2494 гектар җиргә  2015 баш терлек   асрыйлар, ягьни100 гектарга 81 баш туры  килә. Бу – районда иң   югары  күрсәткечләрнең берсе. Эшчеләр  саны  да  күп түгел. Һәрбер  механизатор 2-3  техникада  эшли. Шулай да барысына  да  өлгерәләр. Хезмәткә түләү югары –  айга 54800  сум тәшкил итә. Урып-җыюга  килгәндә хуҗалыкта  уракны беренче булып башлаганнар. “Моның бер хикмәте  бар. 1978  елда “Икшермә” совхозында 2 мең гектар  җирнең  уңышын  җыеп бетерә  алмадылар. Мин  ул вакытта мәктәптә  укый  идем. 1979 елның  язында теземнәрне яндырып   йөрдек.  Менә шул хәл хәтергә  сеңеп  калган. Ел  саен  уракка иртә  чыгарга тырышабыз,  сушилкалар  да  эшләп тора. Көзге  арпа бар  иде. Эшне шуннан башладык. Уңышы әйбәт – гектарыннан 39,7 центнер  чыкты”,– диде хуҗалык башлыгы.

Киңәшмәнең икенче  өлеше терлекчелек  комплексында дәвам итте. Биредә яңа төзелгән  сыерлар торагы белән танышу булды. Соңыннан Икшермә мәдәният  йортында терлекчелек тармагында 6 айлык эш нәтиҗәләре анализланды. Агымдагы  яртыеллыкта сөт сату  бәяләре төшүе  аркасында район терлекчелеге  315 миллион  сум акча югалткан. Бәяләр кабат кышкы  чор дәрәҗәсенә  күтәрелмәячәк. Шуңа   күрә җитештерүне яхшырту акча керемен арттырунын бердәнбер  юлы булып  кала.

Тулырак район газетасында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев