Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайт ясарга өйрәнделәр

Интернет технология­ләр заманында тормышыбыз­ның бер өлеше “бөтендөнья пәрәвезе” белән бәйле.

Социаль челтәрләрдә ара­­­лашабыз, төрле сайтларга керәбез, электрон почтадан файдаланабыз. Виртуаль дөньяга керү табигатьтә йөрү түгел, интернет продуктлар барысы да кеше кулы белән тудырылган. Әйтик, социаль челтәрләрдә теләгән һәркем үз төркемен булдыра ала. Сайт ясау исә катлаулырак, ләкин кулдан килерлек эш. Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интер­натында оештырылган ла­герьда укучыларны ме­нә шуңа өйрәттеләр. Веб-эшләнмәләр буенча оештырылган белем сме­насы 5 көн дәвам итте. Районның төрле мәк­тәп­ләреннән җыелган VI-XI сыйныф укучылары белән “ICL Системалы технологияләр” ком­­­­паниясе белгече Илья Фе­до­ров белән Владимир Тимофе­ев эшләде. Алар ике­се дә мәктәп балаларын программалаштыру сер­ләренә төшендерүдә тәҗрибәле белгечләр. Лагерьга килгәнче укучы­лар­ның интернет проектлар өлкәсендә белем дә­рәҗәләре төрлечә бул­ган. Биш көн эчендә алар үзләренә яңа дөнья ачтылар. Әйтик, моңарчы “Паскаль” һәм “Java”да эшли белгән Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктә­бенең X сыйныф укучысы Илназ Мәүләвиев HTML һәм CSS телләрендә дә сайт ясарга өйрәнгән. “Лагерь тормышы бик күңелле үтте. Без Саба урман хуҗалыгына багышланган сайт ясадык. Лесхозга барып үзебезгә кирәкле мәгълүмат тупладык, өс­тәмә материал­ларны интернеттан алдык. Гадел Зарипов белән Рамил Җамалиев дизайн өчен җавап бирде, без Илшат Хәсәнов белән сайтның кодын яздык. Ки­ләчәктә мин програм­малаштыру буенча шө­гыль­ләнергә телим һәм төп һөнәрем шул булачак дип уйлыйм”,– диде Илназ.

Олы Кибәче урта мәк­тәбеннән Рәсим Хө­сәе­нов “Саба районында спорт” дип исемләнгән про­ектны яклады. Ул үзе сайт­ның кодын язган, Данияр Галиуллин аны икенче калыпка да утырткан, текстларны Адель Газизҗанов язган, Динислам Гайнуллин фотолар туплаган. Нәтиҗәдә районның спорт тормышына багышланган кызыклы гына сайт килеп чыккан. Моннан тыш тагын ике команда – Шәмәрдән лицее укучылары Кирилл Белоус, Эмиль Вәлиев, Эдуард Зиннәтуллин, Са­мир Садыйков үз мәк­тәпләренә, гимназия егет­ләре Наил Николаев, Ре­­­нас Хөснуллин, Зиннәт Ла­тыйпов, Булат Вафин Саба бистәсенә багышланган сайт ясаганнар. Илья Федоров проектларын як­лаучыларның барысына да digital superhero корпоратив акселераторы сертификатларын тапшыр­ды һәм укуны оештыруда уңайлы шартлар тудыру турында кайгыртканы өчен район башлыгы Рәис Миңнехановка зур рәхмәт белдерде. “Интернет технология заманында яшибез. Үзебезнең районны гына алсак та, авыл хуҗалыгында фермаларны роботлаштыру бара. Урманга да беркем дә пычкы белән бармый, агачны программалаштырылган техника кисә. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә, тормыш шулай булачак һәм моңа әзерләнергә кирәк. Кем программалаштыра ала, шул техник биремнәр дә эшли белә. Бу безнең ки­ләчәк һәм яшьләрне моңа әзерләү мөһим бурыч”,–диде ла­герьны ябу тантанасын­да катнашкан Рәис Миңнеханов һәм рай­онда төзеләчәк технопаркта төп юнәлешнең IT- технологияләр булачагын ассызыклады.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев