Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекше авылы мәчете яңа манаралы булды

Әлеге мәчет 1995 елдан бирле халыкка иман нуры тарата

  Шекше авылы мәчете яңа манаралы булды. Бу изге эш Алан Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Рушан Фәйзерахманов инициативасы белән башланып китте. Саваплы эшкә барлык авыл халкы кушылды. Махсус счет ачылып, акча туплана башлады. "Бу сәдака җәриядән китә. Без вафат булгач та каберлегебезгә килеп торачак яктылык, әҗер-савап" дип мөрәҗәгать иттеләр изге эшкә ният кылучылар үз  авылдашларына. Узган ел мәчетнең эчке ягында да зур ремонт эшләре башкарылган, газ кертелгән, түбәсе төзекләндерелгән һәм менә  шушы көннәрдә  Аллаһ йорты яңа манаралы да булган. Аннан яңгыраган азан тавышы әле озак еллар халыкны дингә, иманга дәшеп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев