Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекшедә умартачылар бәйрәме– бал кортлары туе гөжләде

Чарада катнашырга Оренбург өлкәсеннән, Башкортстаннан, республикабыз районнарыннан умартачылар килде

Бүген  Шекше авылы сабантуй мәйданында күпләр   көтеп алган  бәйрәм – “Пчелотуй” (Бал корты туе) оештырылды. Чарада катнашырга Оренбург өлкәсеннән,  Башкортстаннан, республикабыз районнарыннан умартачылар  килде. Бәйрәмне бал корты булып  киенгән балалар башлады. Аннары  сүз Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдиновка бирелде.

“Бәйрәм инде 4нче тапкыр уздырыла  Оештырганда башта үзебез дә  аңышып бетмәгән идек. Безне  район хуҗалары күтәреп  алды. Гафур Шәйхуллович,  сезгә чын күңелдән рәхмәт,  нык булыштыгыз.  Ярдәмегездән  башка оештырып чыга  алмас  идек. Шулай ук  район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә зур  рәхмәт.  Инде бал  туеның географиясе киңәйде. Быел республиканың “Иң  яхшы муниципаль проект” конкурсында  катнаштык һәм җиңү яуладык. Бу – хезмәтебезгә югары бәя.  Проектны   Мәскәүгә дә конкурска  җибәрдек. Инде нәтиҗәләрен көтәбез. Россия күләмендә дә җиңү яуласак, бал туеның даны еракларга таралыр  иде”,– ул. 

  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш  ясап, Татарстанның умартачылык буенча Россиядә 5нче  позициядә  торуын, ел саен 4 мең тонна бал җитештерелүен билгеләп үтте. Хәзерге  вакытта районда 7,5 мең умарта исәпләнә, кортларның баш санын киметмәү, уңышлы кышлатуга әзерлек  күрелә. Гафур Хәсәншин быел Күчмә кубокны умарта  ояларын төрле  урыннарга   күчереп йөртеп, күп бал алучы Данил Яруллинга тапшырды.  Иганәчеләр ярдәме белән  әзерләнгән  бүләкләр шулай ук Фәнил Сираҗиевка (Саба), Наил Йөзмиевка (Шәмәрдән) тапшырылды.

 Катнашучылар кортчылык  продукциясен мулдан алып  килгәннәр. Бал сәүдәсе рәтләрендә  чират барлыкка  килде. Хәзерге кулланучы бик таләпчән, балны да сатуга  куелганының барысының да тәмен татып карап  ала. “Барысын да йөреп  чыктым. Иң тәмлесе менә шушыныкы (реклама булмасынга исемен әйтмибез) булды. Хәзер менә  сатып  алабыз”,–диде Шәмәрдәннән  килгән Гөлүсә ханым.

   Халык иң тәмле балны билгеләүдә дә катнашты. Иң күп тавыш җыйган умартачылар Дамир Ибраһимов, Данил Яруллин призларга лаек булды. Умартачылар шулай ук вакытка кәрәз рамы   ясауда ярыштылар. Алексеевскидан  килгән Геннадий Калинин биремне 50 секундта үтәп җиңүче булды. Бәйрәмне лотерея уены, мунча себеркесе  ясау, бал турында мәкальләр әйтү ярышлары да кызыклы итте. Бал корты туен Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев  алып   барды. “Бал туе”нда күбек-шоуны балалар аеруча  яратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев