Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекшенең «Бөрлегән» фольклор коллективы Кара диңгездән кайтты

2023 елгы “УенФест” халыкара халык уеннары фестиваль- конкурсының Гран-при иясе- Шекше мәдәният йортының “Бөрлегән” балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова) 18-21 сентябрь көннәрендә Россиянең иң яхшы “Сочи Парк” - уникаль күңел ачу комплексына сәяхәт кылды.

Әлеге күңелле вакыйганы балалар бик түземсезләнеп көтте, алар Казан аэропортыннан беренче тапкыр самолетка утырып очты, тәүге мәртәбә Кара диңгезне күрде, аның дулкыннарында коенды.  Ә иң якты һәм көчле эмоцияләр ташкыны, әлбәттә инде, Россиянең бай мәдәни һәм тарихи мирасын чагылдырган “Сочи Парк” тематик паркында булды. 2014 елда үз ишекләрен ачкан “рус Диснейленды”нда заманча дөньякүләм дәрәҗәгә ия егермедән артык аттракцион эшли, “Бөрлегән” кызлары аларның барысында да күңел ачты. Россиядәге иң экстремаль “Квантовый скачок”ны, иң биек “Жар птица”ны, иң озын “Змей Горыныч”ны да, кызыклы карусельләрне, гигант таганнарны, күптөрле атынгычларны да үз итте балалар. Рус әкиятләре һәм мультфильмнары геройлары белән очрашулар, фотога төшүләр дисеңме, тематик зоналар, кафе-рестораннар, әкияти биналар, экзотик лабиринтлар-  барысы да әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык соклану хисләре уятты кызларда.  

 Халкыбыз мәдәниятен яраткан балаларга зур бүләк ясаган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, әлеге чараны оештырган "Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге" җитәкчелегенә, директор урынбасары Эльвина Зөлфәт кызы Якуповага,  Юлия Владимировнага, Саба районы Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаилевичка  коллективыбыз һәм әти-әниләр исеменнән олы рәхмәт сүзләрен һәм тирән ихтирамыбызны җиткерәбез.         

Ләйсән Хисмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев