Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сенаж “Иген”дә туплана

Җәй әле башланды гына, районның кайбер хуҗалыкларында күпьеллыкларның беренче катыннан сенаж салу инде соңгы гектарларда бара.

Кичә бу эшнең бер этабын “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында да төгәлләделәр. “Бездә 1000 гектардагы күпьеллыкларның сенажга 750 гектары алыначак. Печәнгә – 200, орлыкка 50 гектары калдырылды. Тагын 300 гектарда мәйдандагы клеверны әле чабарга иртәрәк, чәчәккә бөреләнмәгән. Шулай итеп, 450 гектардан яшел масса алынды инде. Төбәк фермасындагы траншеяга 180 гектар мәйданнан 1359 тонна сенаж салынды. Бу уртача гектар уңышы 75 центнер тирәсе дигән сүз. Башка елларда яшел масса 150 центнердан ким булса, бу начар күрсәткеч санала иде”,– ди хуҗалык агрономы Рамил Шәймәрданов. Шушы саннар гына да яңгырлар булмауның “Яшел урак”ка зыянын ачык күрсәтә. Димәк, яшел масса чыгышы узган еллардагыдан өч тапкыр диярлек ким дигән сүз. Шуңа да кырда эшләүчеләр күпьеллыкларның икенче катын үстерү өчен яңгырларга өметләнә. Ни әйтсәң дә, хезмәтләренә дә тонна-километрлардан түләнә бит. Игенче-механизаторлар дүшәмбе көнне 30 гектарлы мәйданда эшләделәр. Фаяз Солтанов, Радик Шәрипов, Рифнур Әхмәтов, Алмаз Гарипов, Илсур Габделхәев –“КамАЗ”да , Марат Сәләхов “Челленджер” тракторында Хәлил Имамиев, Зөфәр Мәҗитов “Ягуар” җыйгычында төягән яшел массаны “Иген” авыл хуҗалыгы кооперативы траншеясына ташыдылар. “Ике полоса арасы булгангамы, бу участокта теземнәр хәйран калын әле. Унөчәр тонна сыешлы прицеплы арба 10 минут дигәндә тула. Иртәнге 5тән, кичке 8гә кадәр эшлибез. Кичә Сабага 8әр рейс ясарга өлгердек”,– диләр “КамАЗ” йөртүчеләр.

“Иген” кооперативы траншеясында техника кырмыскалар кебек чабыша. Бирегә яшел массаны “Саба җәмгыятенең “Тимершык”, “Урта Саба” бригадаларыннан, “Туган як”, “Юлбат” җәмгыятьләреннән дә китерәләр. Кышын кооперативка керүчеләр тиешле компонентларга баетылган яхшы сыйфатлы азыкны терлекләргә ташып ашатачаклар. Сенаж салу барышына “Биоагро” җәмгыяте белгече Алина Шмидт күзәтчелек итә. “Бер тәүлектә салынган яшел массаның калынлыгы бер метрдан да, озынлыгы 4­6 метрдан ким, тракторлар белән тыгызлау вакыт ы 16 сәгатьтән дә азрак булырга тиеш түгел. Безнең бурыч сенаж траншеясе өстен герметик пленка белән тизрәк ябу. Технология төгәл үтәлгәндә генә яшел масса туклыклы терлек азыгы була ”,– ди белгеч. Кооператив җитәкчесе Зөлфәт Зарипов әйтүенчә, күләме 12 мең кубометр тәшкил иткән траншеяга 3 мең тоннадан артык яшел масса салынган инде. Янәшәдә тагын 100 метрлы траншея эшләнеп килә. “Иген” кооперативыннан ташып ашатылган азык сыерларның продуктлылыгын күпкә арттырыр дип көтелә. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында көнгә 245 тонна сөт җитештерелә, бу былтыргының шушы чоры күрсәткеченнән 20 тоннага күбрәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев