Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Серле ачкычы белән күңелләрне иреккә чыгарды

Без, хатын-кызлар, бәхетне бер төрлерәк күз алдына китерәбез: ышанычлы ир, сау-саләмәт балалар, яраткан хезмәт. Кемдер гаиләсен алга куя, кемдер хезмәтен. Ә кайберәүләр тормышларында гаиләне дә, хезмәтне дә уңышлы алып баралар. Явлаштау авылы китапханәсе мөдире Тәгъзимә Галиеваны шул өченче төркемгә кертергә булыр иде.

undefined

Тәгъзимә Явлаштау авылында туып, балачак, яшьлек елларын шунда үткәрә. Таулы, чишмәле авылын ташлап, ерак җирләргә чыгып китү уенда да булмый. Авыл егете Заһиткә кияүгә чыга. Булачак тормыш иптәшенең нәселе эшкә булганлыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора. Тәгъзимә биеме Шамсегаян апа белән уртак тел таба, иренең туганнары белән ипләп кенә мөнәсәбәтләрне, гаилә тормышын көйләп жибәрә. Хезмәт юлын Явлаштау авыл китапханәсендә башлаган кыз Алабуга мәдәният училищесына читтән торып укырга керә. Тормышларын нурландырып бер-бер артлы улы, кызлары туа. Тормышның бу киеренке чорын да ире Заһит белән уңышлы үтәләр: йорт салалар, балаларны мәктәпкә әзерлиләр. Тәгъзимә укуын төгәлләп, дипломлы белгечкә әверелә. Китапханә мәдәният йортына урнашкан, ә монда һәрчак тормыш гөрләп тора. Совет чорында агитация-пропаганда эшләре, татар язучыларының яңа китапларын тәкъдим итү, каләм ияләре белән очрашулар үткәрү һәм тагын бик күп жәмәгать эшләренә җәлеп ителәләр китапханәчеләр. Китапханә хезмәте китап бирү генә түгел. Халыкны ижатка тарту буенча да эзлекле эш алып барыла. Тәгъзимә яшьләр, балалар, өлкәннәр белән уртак тел таба белә, аларны төрле форматтагы чараларга тарта.

undefined

Тәгъзимә Галиева - авылыбызның “Ак калфак” берләшмәсе җитәкчесе дә. Кул эшләре белән шөгыльләнүче оста куллы хатын- кызларыбызны берләштереп, төрле конкурсларда катнашалар, иҗат җимешләре белән күз явын алырлык күргәзмәләр оештыралар. Авылыбызның милли хәзинәсе алар ярдәме белән баетыла, тулылана. Шушы урында авылыбыз тарихына кереп калган берничә зур чараны әйтеп үтми мөмкин түгел. 2017 елда Бөтендөнья татар хатын- кызларының “Ак калфак” оешмасы белән берлектә “Төп нигез”, “Васыятьнамә” күчмә утырышы уздырылды. Бу зур чарага республикабыз хатын- кызлары гына түгел, чит илләрдән килүчеләр дә бар иде. Ә 2018 елда районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый бүлеге белән берлектә уздырылган “Саба яшьләре көне” авылыбызда сакланып калган милли йолаларны күзалларга ярдәм итү, тормыш рәвешенә кире кайтаруны максат итеп куйды. Авылыбызның бар халкы диярлек катнашкан, өлкәннәр белән беррәттән яшьләрдә дә зур кызыксыну уяткан матур чара булды ул. 2019 елда авылыбызда “Мир” каналы кинофильм төшерде. “Ак калфак”, “Канәфер” фольклор коллективлары да читтә калмады бу чарадан. 2020 елда Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм мәдәният бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән “Ямьле Саба” проекты җәй башыннан старт алды. Районыбызда, авылларда бу юнәлештә бик күп кенә эшләр башкарылды. Безнең авылыбыз да бу чарага актив кушылды. Урамнарыбыз буйлап экскурсияләр оештырылды. Бик күп мәгълүматлар барланды, хезмәт алдынгылары белән очрашулар үткәрелде. Авылыбызның 75 хуҗалыклы иң зур Г.Җәлилов урамында үткәрелгән “Бирешмәдең җилгә-давылга, терәк булдың илгә, авылга” дип исемләнгән туристик маршрутны ТНВ каналы аша “Манзара” тапшыруында да күрсәттеләр. Алда санап үткән олы эшләрнең берсе дә мәдәният хезмәткәрләреннән башка үтә алмый. Аларның тынгысыз хезмәтләренең, йокысыз төннәренең олы нәтиҗәсе бу.

undefined

Соңгы елларда авыл халкының социаль-көнкүреш шартлары күпкә яхшырды. Ә менә кайберәүләрнең күңелләрендә сүлпәнлек, битарафлык сизелә. «Халыкны ничек уятырга?» дигән сорауга җавап эзләгәндә, Тәгъзимә гади генә чараларны да авыл кешеләрен җәлеп итәрдәй итеп үткәрү юлын таба белә. Чаралар оештыру кеше күңеленә ачкыч яратудан башлана. Фәрман биреп кенә халыкны иҗатка тартып булмый. Күп эзләнүләр, тормыш тәҗрибәсе үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Тәгъзимә оештырган чаралар шыгрым тулы залларда үтә, яңа талантлар ачыла, авыл тарихы буенча эзләнүләр бара, гаилә шәҗәрәләре төзелә, чит өлкәләрдә яшәүче авылдашлар белән элемтәләр булдырыла. Димәк, халык күңеле сүлпәнләнмәгән әле, бары тик тирәнгәрәк кереп бикләнгән. Тәгъзимә серле ачкычы белән авыл кешеләренең күңелләрен иреккә чыгарды.

Оркыя Балтачова, совет эше ветераны. Явлаштау авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев