Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Серле каләм» иҗади конкурсының бүләкләү тантанасы

28нче май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында "Яшьлек" яшьләр үзәге оештырган, Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор,Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Серле каләм” иҗат бәйгесенә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә карата кызыксыну уяту, балаларда туган якны ярату һәм аңа карата горурлык хисләре тәрбияләү, шулай ук район җирлегендәге яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтен үстерүне максат итеп куйган әлеге бәйге 2008 елдан башлап районыбызда матур гына оешып килә.

Бүләкләү тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айдар Наил улы, "Яшьлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесы директоры Маканов Динар Каршигай улы, Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты , «Шәһри Казан» газетасының бүлек редакторы Галиева Рәсимә Муллаян кызы катнашып, бәйгенең җиңүчеләренә диплом һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Шулай ук Рәсимә Муллаян кызы һәр катнашучыга үзе алып килгән китапларны бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев