Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сез булганда безнең күңел тыныч

Полиция физик һәм рухи яктан көчле ир-егетләрне генә үз итә. Хокук сагында торучылар кайчагында якыннарын да онытып, үзләрен тулысы белән тынгысыз хезмәткә багышлый.

undefinedФотода Сәйдәш Латыйповны (уртада) участковыйлар Рөстәм Садриев һәм Фәнил Мөбарәков белән күрәсез.

Шулай да киләчәкләрен Законга хезмәт итү белән бәйләргә уйлаучылар өчен болар гына киртә була алмый. Кечкенәдән курку белмәс, нык, кыю булырга омтылып үскән малайлар өчен полицейский ул – чын батырлык эталоны. “Балаһөнәр” проекты буенча редакциябезгә килүче балалардан да булачак һөнәрләре турында сорашкач, иң беренче “Полиция” дигәнне ишетәсең. Әмма тормышта бар да кинолардагыча шома сюжет буенча гына бармый шул. Бигрәк тә бүгенге тынгысыз заманда. Район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары, полиция майоры Сәйдәш Латыйпов та: “Эш үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, һәр чорның үз таләпләре һәм үз кыенлыклары була”,– ди. Аның үзенә дә хезмәт вазифасы буенча элек балалар белән күп шөгыльләнергә туры килә. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы булып эшләгән чорында ясле-бакчаларда, мәктәпләрдә еш була, укучыларны “Куркынычсыз тәгәрмәч” республикакүләм конкурсына әзерли. Инде ул балалар үсеп, хәзер үзләре дә руль артында юллар иңлиләр. “Кайвакыт, уйламаган җирләрдә очрашабыз, танымыйм да инде үзләрен, сез безне ГАИ конкурсына алып барган идегез бит, дип килеп исәнләшәләр”,–ди Сәйдәш. Балачагында үзе андый бәйгеләрдә катнашмаса да, кечкенәдән нык ихтыярлы булып үсә, моңа спорт белән мавыгуы да зур этәргеч ясый. Гаиләдә – ике апасы янында төпчек малай, юашлык, иркәләнү дигәне аның холкына бөтенләй хас булмаган сыйфатлар. Тимершык урта мәктәбен тәмамлагач, югары уку йортына керә, әмма студент кенәгәсен тиздән хәрби билетка алыштырырга туры килә. Армия хезмәтен МВДның эчке гаскәрләрендә үтә, менә шунда да булачак һөнәренең беренче күнекмәләрен үзләштерә. “Армиядән кайткач, эш белешеп башта ведомстводан тыш сак бүлегенә бардым, бездә монда эшкә алмыйлар дип, мине район эчке эшләр бүлегенә җибәрделәр.

Шунда булачак остазым Фоат абый Әхмәтшин белән күрешеп сөйләшкәч, ул мине “отдел охраны”га кире җибәрмәде инде, конвой бүлегенә урнаштым”,–дип искә ала ул шул чорларны.

undefined

Берничә елдан хезмәт биографиясенә язма башында телгә алынган чор дәүләт автоинспекциясендә эшләү еллары өстәлә. Хезмәт күрсәткечләре белән генә түгел, шәхси сыйфатлары белән дә башкаларга үрнәк булган Сәйдәш Латыйпов тиздән полиция участок вәкаләтлеләре начальнигы булып билгеләнә. Соңгы 7 елда башкарган вазифасы тагы да җаваплы - райондагы җәмәгать тәртибен саклау, халык белән эшләүче службаларны (участковыйлар, комвой хезмәте, административ практика, дежур бүлекләре) контрольдә тоту. “Безнең район тыныч, имин төбәк булып санала. Җинаятьләрне булдырмауда бүлек тарафыннан үткәрелгән оператив-профилактик чараларның йогынтысы да зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, 10 айда 100 мең кешегә җинаятьчелек дәрәҗәсе 548 очрак тәшкил иткән. Бу республика күрсәткечләреннән 2 тапкырга кимрәк. Шулай да үзебезнең тарафтан җаваплылыкны киметмибез. Быел эшебезгә тагын бер мөһим вазыйфа өстәлде – коронавирус таралуга каршы комплекслы чаралар үткәрәбез, гражданнар күпләп була торган урыннарга рейдларга чыгабыз. Таләпләр каты куелса да, бу мәсьәләдә халык белән үзара аңлашып эшләү кирәк. Күп кеше куркуда, күңел төшенкелегендә хәзер, беркемгә дә каты бәреләсе килми, шуңа кайчагында халык психологы булырга да туры килә. Бүлекнең шәхси составына килгәндә, аны чын профессионаллар тәшкил итә, дияр идем. Җитәкчебез Васил Шәрифуллович та коллективны бер йодрыкка туплап эш итә, бездә һәр­вакыт дуслык һәм үзара ярдәмләшеп эшләү тәртибе урнашкан - ди С.Латыйпов. Хезмәттәшләрен генә түгел, гаиләсен дә рәхмәт сүзләре белән телгә ала Сәйдәш Латыйпов. Авыр хезмәттән соң өендә һәрвакыт көтеп алучы ышанычлы тылы – хатыны Алсу, улы, кызы бар. Иминлек сагында торучыларның һәркайсын шулай өйләрендә сагынып каршы алсыннар, кизүләре тыныч үтсен иде дип телибез.

undefined

Васил Исмәгыйлов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы:

Район эчке эшләр бүлеге коллективын һәм хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлыйм. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен алга куелган бурычларның үтәлүе шартларында билгеләп үтәбез. Хезмәткәрләребез моннан соң да халык иминлеге сагында булырлар, хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика эшен нәтиҗәле алып барырлар дип ышандырам. Барлык хезмәттәшләремә уңышлар, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге телим. Тормышыбыз имин, хәвеф-хәтәрсен булсын.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев