Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сездәдер ул йөрәкнең иң олысы...

Тәрбиячене юкка гына ак кәгазьдәй сабый күңеленә яхшылык орлыклары салучы димиләр.

undefined

Гөлсәрия Әхмәтгаян кызы Җәләлетдинованың Олы Арташ авылының «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире булып эшли башлавына 32 ел узган. Олы Арташта 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Сабаның җәмәгать туклануы системасында 5 ел кулинар булып эшли ул. Белгечлек алу теләге белән, 1987 елда Ключище училищесында бухгалтерлыкка укый. «Икшермә» совхозына караган Олы Арташта балалар бакчасы бинасы төзелгән вакыт: 154 кв. метрлы бинада әле эш тәмамланмаган. Гөлсәрия Җә­ләлетдиновага коллектив туплап, эшне оештыра башлау бурычы куела. Бакча 1989 елның язында ачылганлыктан, «Карлыгач» дип исем бирәләр. Әмма ул вакытта Гөлсәрия ханым 32 ел биредән карлыгачлар очырасын күз алдына да китерә алмагандыр әле. “Әти-әнием үзләре чын хезмәт кешеләре булганлыктан, безнең – өч баланың да авылда калуыбызны телә­деләр. Мин дә аларның хәер-фатихасы белән балалар бакчасына мөдир эшенә ризалаштым. Ул заманда бинаны комплектларга әйберләрнең кытлык вакыты иде. Кер юу машиналары, суыткычлар һәм башка җиһазлар юнәтү өчен хәйран чакрымнар үтәр­гә туры килде”, – дип искә ала ул беренче хезмәт елларын. Яшьлек рухы, үз көчеңә ышану, сабыйларга булган мәхәббәте белән әкренләп бөтен мәшәкатьләр дә җи­ңелә. Гөлсәрия ханымның зур тырышлыгы белән балалар да, коллектив та туплана. Ул чорда ике төркемдә барлыгы 36 бала тәрбияләнсә, бүген «Карлыгач»ка 13 ба­ла йөри. 2010 елдан ре­конструкцияләнгән соң мәк­тәп бинасына күчәләр. «Мәк­тәп белән бер бинада булу бик уңайлы. Без үзебезне әлеге коллективның кече туганнары кебек хис итәбез. Балалар да мәктәп тормышына якыная баралар. Мәктәп коллективының ярдәмен то­­еп, бербөтен булып эшлибез», - ди бакча мөдире. Иң куаны­члысы шул, соңгы елларда авылда балалар саны арту сәбәпле, быел бинага яңадан ремонт ясалып, балалар бакчасы мәйданы тагын да арткан, иркенәйгән, матурайган. Бүген балаларга тәрбия бирүдә хезмәт шартлары нык үзгәреп, яңа технологияләр кулланылса да, тик бер әйбер – балага карата җаваплылык үзгәрешсез кала. Бала – әти-әнинең иң газизе, ата-ана сабыен зур ышаныч белән тәрбияче кулына илтеп тапшыра. Һәр көнне балалар исән-сау өйләренә таралгач кына мөдир иркен сулыш алып куя. «Карлыгач»ны ачканда беренче көннән кул­ны-кулга тотынып эшне башлаганнар инде икәү генә калдык. Коллектив елдан-ел яшә­­­­рә, еллар буе тупланган тәҗрибәбезне яшьләргә тап­шырабыз. Гомернең һәр чоры кадерле. Эшли башлаган чор бик җаваплы булса да, үз күңеллелеге, яңа тех­нологияләр заманында эш­ләүнең үз уңайлылыклары бар», - ди Гөлсәрия ханым.

undefined

Гөлсәрия Җәләлетдинова эш­ләгән дәвердә Казан мәк­тәпкәчә яшьтәгеләр көл­лиятен һәм 2012 елда Социаль мәгариф академиясенең (КСЮИ) Арча филиалын да тәмамлый. Әмма аңа хез­мәтендә – меню төзергә, кәгазь эшен тәртипләп алып барырга беренче алган бухгалтер белеме дә нык ярдәм итә. «Хезмәтемне бик яраттым. Биредә балаларны ярату гына җитми, ата-аналар белән уртак тел табарга, хез­мәттәшләреңнең сиңа ышанычын акларга кирәк. Балалар арасында кайнап яшәп, гомер узганын, үземнең 55 яшькә җиткәнемне дә сизми калганмын. Гомер юлында гел яхшы кешеләр генә очрады. Мин аларның барына да бик рәхмәтлемен», - ди ул елмаеп. Гөлсәрия ханымның һәр сүзеннән тыйнаклыгы, хезмәтен яратып башкарганы, хезмәттәшләренә ихтирамы, җитәкчеләргә хөрмәте сизелә. Яраткан хезмәте аны бизәп кенә калмый, ул аңа шатлык хисе дә, яшәү көче дә бирә. Шуңа да ул чакрымнарны санамыйча, көн саен үзе гомер иткән Ике Басу Арташ авылыннан Олы Арташка яраткан нәниләре янына ашыга. Тылың ышанычлы булганда гына хезмәтеңә бөтен күңелеңне биреп була торгандыр. Гөлсәрия ханым ныклы терәге – ире Мөнир бе­лән ике ул тәрбияләп үс­тергәннәр. Бүген инде уллары Фәннүр гаилә корып, онык сөю шатлыгы кичерәләр. Яз­мышның ачы сынавын – уллары Фәнзилнең фаҗигале үлемен дә зур сабырлык белән күтәрәләр. Аллаһы Тәгалә биргән түземлелек, тырышлык, тыйнаклык аңа бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга көч-куәт бирә.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев