Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сезгә җыр бүләк итәм”

“Яз” нәшриятында арабыздан вакытсыз киткән Илфат Газизҗановның “Сезгә җыр бүләк итәм” дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

 Күпләр аны Саба  ягы табигатенә мәдхия укучы сәнгать әсәренә  әйләнгән  “Нургали  урманнары”  җыры  аша белә.  Әгәр  үкенечле  үлем  күңеле шигырь белән тулы каләм иясенең  сулышын  кисмәсә, әле күп  җырлар тудырырга тиеш асыл зат иде   ул. Кечкенәдән шигырьләр яза башлаган Тимершык егетенең күңелендә кайнаган иҗат дәрте әле күп елларга  җитәргә тиеш   иде. Илфат  дөньяга тәнкыйди карашы, масштаблы фикерләве, бай сурәтлелек чаралары һәм сүзгә игътибарлы булуы белән шигырьләре аша гына түгел, газетабызда  басылган  мәкаләләре белән  үзенә җәлеп итте. Китапка Илфат Газизҗановның шигырьләре, котлау-багышлаулары, җырлары, мәкаләләре һәм  сценарийлары туплаган. Төзүче-мөхәррире – Рәйсә Имамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев