Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сезнең белән дөнья ямьле!»

Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

  Туктар авыл клубында өлкән яшьтәгеләр хөрмәтенә  "Сезнең белән дөнья ямьле" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Өлкән буын вәкилләренә мәдәният хезмәткәрләре, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасы идарәчесе И.Әхмәтҗанов тарафыннан җылы котлау сүзләре яңгырады. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, чарада катнашучы өлкәннәребез күңелле итеп аралаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, халык уеннарын уйнадылар. Әлеге чарадан өлкәннәр шат һәм күтәренке күңел белән таралыштылар. Әлеге чараны оештыруда "Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчелегенең ярдәме зур булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев