"Шатлык" балалар бакчасында Гаилә бәйрәме үтте
Сабаның 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре һәм балалары белән берлектә якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрделәр.
Кичәне Миләүшә Корбангалиевна ачып җибәрде, ул әти-әниләрне котлап матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм балаларның чыгышлары, спорт уеннары белән үрелеп барды. Әти-әниләр, балалар бик актив булдылар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында балалар күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләрен әти-әниләренә тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев