Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицее укучысы Гәрәева Илүзә “Яшь гражданнар форумы”нда катнашты

«Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының яшь гражданнары VII форумы узды. Форумда 10 секция оештырылган иде 1әм анда балалар хәрәкәтенең 200дән артык активисты катнашты, алар үзләренең иң әһәмиятле идеяләрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр.

Безнең районнан форумда Шәмәрдән лицее укучысы Гәрәева Илүзә катнашты. Форум турында менә ул ниләр яза: «Яшь гражданнар Форумы шактый кызыклы очрашулар белән истә калды. Мәсәлән, без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  бүлек җитәкчесе Фаткуллин Руслан Марат улы һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Таҗетдинова Клара Алексеевна белән очраштык. Шулай ук Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры  Дамир Илдус улы Фәттахов белән дә очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

Әлеге форум ярдәмендә мин журналистика белән мавыга торган күп кенә яңа дуслар таптым. Форумда барысы да бик ярдәмчел, дустанә мөнәсәбәттә һәм һәркемнең сиңа  ярдәм итәргә әзер булуы күренеп тора. Мин ышынам, бу Форумда катнашуым соңгысы булмас, алга таба да балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә актив эшләүче фикердәшләрем белән очрашырбыз дип уйлыйм”.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев