Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә балаларга бишенче тапкыр Гает бәйрәме оештырыла

Былтыр бәйрәмдә 500 бала катнашкан.

15 июнь көнне  Саба районы Шәмәрдән бистәсе Мәдәният йортында балалар өчен Гает бәйрәме узачак. Бертуган Энҗе һәм Мәдинә Әбсәләмовалар бәйрәмне бишенче тапкыр оештыра. 

 

Беренче Гает бәйрәмендә 25 бала катнашса, узган ел аларның саны 500 гә җиткән. 

 

"Апалар ел буе балаларга бәйрәмне оештырыр өчен тырыша. Казанның кибетләрен бүләк алабыз дип бушатып бетерделәр бугай. Гает көнен татары да, урысы рәхәтләнеп бәйрәм итә. Күңелле узгач, балалар ул көнне көтеп ала", - диелә хәбәрдә.

 

Бәйрәмне танылган шоу-мен Гамил Нур алып барачак. 

“Күп кенә балалар гает бәйрәмен коймак пешерү бәйрәме дип кенә белә. Гамил Нур да балаларга үгет-нәсыйхәт сөйли. Балалар Яңа елны гына түгел, безнең бәйрәмне дә көтеп торуларын телибез”, - дигән иде Энҗе Әбсәләмова узган ел "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев