Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүчеләр өй туе уздырачак

Яңа йортка 15 декабрьдә күчәргә мөмкин булачак.

15 декабрьдә, Шәмәрдәндә 12 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак. Бу турыда Татарстан Президентының Дәүләт торак фонды Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

Мәктәп урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан йортка 9.00 сәгатьтә күчәргә мөмкин булачак.

Соңгы документларны 14 декабрьдә фонд офисында (Байлар Сабасы, Закиров урамы, 52 йорт, 124нче офис) бирәчәкләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен 8-919-621-31-92 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

«14 яшьтән өлкәнрәк барлык гаилә әгъзалары да булырга тиеш. Социаль ипотека килешүе, паспорт, бала туу турындагы таныклык алып килергә кирәк», диелгән хәбәрдә. 

Фото: instagram.com/goszhilfond

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев