Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәнлеләр “Әйе” диде

Узган якшәмбедә Шәмәр­дән авыл җирлегендә 2020 елда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салым кертү буенча референдум үткәрелде.

Ял  көне булуга  карамастан, биш  участокка да иртәнге сәгать 7дән  үк тавыш бирергә   килүчеләр булды. Көн­дез­ге сәгать 12ләргә  җир­лек буенча  исемлеккә кертелгәннәрнең 30 процентка  якыны референдум  бюллетеньнәрен  алып,­  урналарга  салган   иде   инде.

“Шәмәрдәндә уңай үзгә­решләр күренә. Әлбәттә, алар тагын күбрәк булсын. Үзгәрешләрдә үзара  салымның да ярдәме бар. Шуңа күрә тавыш бирергә  килдек тә һәм, әлбәттә, “Әйе”гә тамга салдык”, – диде авыл җирлеге баш­карма   комитеты  ад­минист­ратив бинасында урнашкан участокта тавыш биргән магистраль газүткәргечләрнең  линия-производство  идарәсе начальнигы  урынбасары Николай  Гаврюхин. Бинага  керә-керешкә үк 2014 елдан  алып үзара салымга башкарылган эшләрнең диварга эленгән слайдлары белән дә танышырга  мөмкин иде. Әйтик, биш елда республика бюд­жетыннан халыкына өстәп Шәмәрдәнне төзекләндерүгә 20 миллион сумга якын акча бирелгән. Аз  сумма түгел. Халык референдумга  кил­мәсә, моның  бер тиене дә бирелмәс иде. Бу  фикерне  участокларда йөргәндә күп  кешедән  ишеттек. Мәдәният  йортындагы 2497 участокта тавыш бир­гән Рөстәм Сабиров  аеруча  урамнарның  асфальтлануына  куануын  белдерде. “Мин 9 ел зиратны карап тотам. Референдум үткәрелә башлаганчы да  халык мәңгелек  йортны төзекләндерүгә ак­ча кызганмады. Хәзер дә 300 сум үзара  салым күп  акча түгел  бит  инде. Кемдер аны бер сәгатьтә кирәксезгә тотып бетерә, ә бу  ел  буена бер тапкыр  бирелә.  Киләсе  елга зират  өенең түбәсен ябарбыз дип торабыз. Аннан  соң балалар  өчен мәйданчыклар эшләнә,  алар ишек аллаларына  ямь бирә. Җыелган акчалар  җирлекләргә дүрт­­кә арттырып кайтарыла. Бу – яшәгән җиреңне төзек­ләндерүгә иң уңайлы чара», – дип  фикере бе­лән уртаклашты Илгиз Нигъмәтҗанов.

Шәмәрдәнлеләрнең активлыгы ягыннан лицей бинасына урнашкан участок лидерлык ит­­те. Бирегә исемлеккә кертелгән 1281 кешенең  сәгать 12гә 34  про­центы килде. “Пик сә­гате берләрдән соң булып  алыр дип  көтәбез”,– диде ре­­ферендум  участогы  ко­мис­сиясе рәисе  Делюс Вә­лиуллин. Шә­мәр­дән авыл җирлегенә  кергән Ми­­­­чәнбаш  авылында як­шәмбедә көненә туры  ки­тереп  Әниләр бәйрәме үт­кәрелде һәм халыкка күчмә әрҗәләргә бюллетень салып, тавыш бирү мөмкинлеге дә бирелгән  иде.

Район  сайлау  комиссиясе  мәгълүматлары буенча   референдумда исемлеккә  кертелгән  кешеләрнең 51,54 проценты  катнашкан. Аларның 77,99 проценты “Әйе” дип үзара  салым бирергә ризалыгын белдергән. Шулай итеп, Шәмәрдәндә референдум узган булып  санала. Үза­­ра  салым Шәмәрдән зира­тын төзекләндерүгә,  автомобиль юлларын ре­­­­­­монтлауга, Кырбашта ба­­­­ла­­лар  мәйданчыгы   ясау­­­­­­га, Мичәнбашта суүт­кәр­­­гечләр  челтәрен ре­конструк­цияләүгә тотылачак. Киләсе референдум 1 декабрьдә Саба шәһәр җир­легендә уза.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев