Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Шоколад» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып, Саба бистәсенең  3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.

Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознователе Хузин Илдар Тәлгат улы белән очрашу үткәрелде. Илдар Тәлгат улы балаларга янгын сүндерү чараларын күрсәтеп, аларның билгеләнешен аңлатты. Балалар белән булган әңгәмәсендә “Янгыннар булмасын өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәк һәм янгын килеп чыккан очракта нишлибез?” – дигән сорауларга балалардан дөрес җаваплар ишетте.

Очрашу азагында балаларга әти-әниләре белән берлектә танышу өчен буклетлар өләште. Очрашу бик бай эчтәлекле үтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев