“ШОКОЛАД“КА – ГРАН-ПРИ
Инде икенче ел республикада ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары белән берлектә «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театры фестивале игълан ителә. Быелгы бәйгенең читтән торып үткәрелгән беренче этабында барлыгы 520 коллектив видеоязмалар җибәргән иде, финалга 80 коллектив узды.
Сабадагы «Шоколад» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләр дә «Алтын бөртекләр» татар халык әкиятен зур осталык белән башкарып, республика турына тәкъдим ителде. 15 декабрьдә Казан шәһәренең «Әкият» татар дәүләт курчак театры бинасында әлеге фестивальнең республика этабы узды. Шунысы куанычлы, республиканың иң көчле театраль коллективлары арасыннан «Шоколад» балалар бакчасының чыгышы югары бәяләнеп, Гран-прига лаек булды...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев