Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шоколадта экологик тәрбия

Бүгенгесе көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора.Чөнки эчәр суыбыз пычрак, сулаган һавабыз агулы һәм төрле авырулар китереп чыгара башлады. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.

Экологик проблемаларны яхшырту,тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан без “Шоколад” балалар бакчасында төрле педагогик эшчәнлекләр алып барабыз.

Төркемнәрдә эксперементаль почмаклар булдырылды.Бу почмакта балалар белән берлектә төрле культуралы бөртекләр чәчәбез. Суганнар, помидорлар, чәчәкләр, гөлләр үстерәбез. Балалар үсентеләрнең үсешен генә күзәтеп калмыйлар, аларны карау, су сибү , ягъни тәрбияләү ысулларын өйрәнәләр.Бу эшчәнлекне җәйгә чыккач уен мәйданчыгының бер почмагында дәвам итәбез.

Ел әйләнәсе табигатьне күзәтәбез. Җир, су, кошлар көнен үткәрү зур традициягә керде. Михербанлылык һәм шәфкатьлелек максатыннан кышын “Кошларга җимлек”, язын “Сыерчыкларга оя” акцияләре оештырылды. Макулатура җыю эшләре ел әйләнәсе актив башкарыла. Шул акчага группаларга дидактик уен материаллары һәм башка кирәк-яраклар алына.Бу эшләр әлбәттә әти-әниләр белән берлектә алып барыла.

Шушы көннәрдә ата-аналар белән берлектә “Эко весна” дигән форум үткәрелде. Бу форумда һәр төркем  актив катнашты.Безнең икенче кечкенәләр төркеме “Эко мода” күрсәттеләр. Бу чүпкә атардай әйберләрдән дә нәрсәдер ясап, кулланып булганлыгын аңлату йөзеннән оештырылды.

Кече яшьтән балаларыбызга дөрес тәрбия бирсәк , алар табигать дуслары булып үсәрләр.

"Шоколад" балалар бакчасы тәрбиячесе

Низамиева Фәния Сәүбәновна

Фото: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев