Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Штраф кына түләп булмыймы?"

5 октябрьдә Саба районы җәмәгать судьясы ачык суд утырышында КоАПның 12.8нче статьясы 3нче бүлеге буенча административ хокук бозучы карата әзерләнгән материалны карап, суд карары чыгарды.

Карарда язылганча, Шәмәрдәндә яшәүче Р.Р.Хәбибуллин 28 сентябрь кичендә, 22 сәгатьтә аек түгел хәлдә һәм правасы булмаган килеш Шәмәрдән – Казан юлында автомобиль белән идарә итә. Әмма “ЛадаГранта” аңа буйсынмый һәм юл читенә төшеп әйләнә. Машинаны Шекше авылындагы танышына барып килү өчен чит кешенекен сорап алган була. Аның спиртлы эчемлек кулланганы алкотестер күрсәткече һәм медицина тикшерүе белән раслана. Р.Хәбибуллин судта үзенең гаебен танып, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде. “Штраф кына түләп булмыймы?” – дип тә сорады. Әмма исерек хәлдә правасыз килеш машина йөртүчеләргә фәкать административ арест җәзасы гына каралган. “ Штраф түләү мөмкинлеге II һәм I төркем инвалидларга гына бирелә”,– дип аңлатты җәмәгать судьясы.

Шулай итеп, гадел хөкем йортында гаеплегә карата 10 тәүлеккә арест чарасы билгеләнде. Үз башыңа проблема эзләп йөрү күңелсезлеккә китерә.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев