Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Альберт Кашапов белән хушлаштылар

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, туганнары, авылдашлары килде.

Гранатометчы, ефрейтор Альберт Абдулла улы Кашапов хәрби хезмәткә контракт нигезендә киткән. Тумышы белән Мишәбәш авылыннан, аерылган, 2003 елгы бер кызы бар. Авылда әнисе, туганнары яши. 2024 елның 16 февралендә Украинада  хәрби бурычын үтәгән вакытта  һәлак булган.

 Ватаны өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Фотолар Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев