“СКОРЛУПИНО”ДА – САБАЛЫЛАР 1НЧЕ
Питрәч районында "Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальнең төп вакыйгасы Татарстан Республикасының авыл яшьләреннән җыелган командалар иде. Чарада 15 команда арасында райондашларыбыз да булды.
Фестивальнең иҗади, спорт, интеллектуаль, гастрономик конкурсларында беренчелекне икенче ел рәттән Саба районы командасы яулады. Икенче урында – Питрәч, өченчедә – Минзәлә районнары командалары. “Скорлупино” елдан-ел яңа формат ала, әзерлек дәрәҗәсе арта. Яңадан-яңа конкурслар ярышны кызыклырак итә”, – диде, Татарстан аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе рәисе Альбина Гүзәлова. Фестиваль кысаларында уздырылган узышларда шәхси беренчелектә ир-егетләр арасында призлы урыннарны Айдар Шәмсевәлиев, Рамил Шакиров, Хәйдәр Гарифҗанов, кызлар арасында Минзада Ибраева яулады. Шулай ук фестиваль кысаларында яңа гастрономия рекорды куелды. Биредә 7777 йомыркадан иң зур тәбә әзерләгәннәр. Фестивальдә Смоленск өлкәсеннән килгән кунаклар, узган ел иң зур йомырка тәбәсе әзерләү буенча рекорд куйган СметаниноFest командасы вәкилләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев