Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәләт Саба аланы Изге Биләр җирендә булып кайтты

4 – 9 июль көннәрендә Сәләт Саба сәлкешләре Изге Биләрнең музей-тыюлыгында узучы VII Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында катнашып кайтты.

Биләр җире 5 көн буе анда  җыелган сәләтле балалар, актив яшьләр һәм максатчан укытучыларның шатлыклы авазы белән тулып торды. «Биләр каласы», «Раушан», «Рухият», «Буа», «Саба», «Самара», «Батыр», «Кандракүл», «Бөгелмә», «Азнакай», «Болгар» һәм «Яр Чаллы» аланнары сәлкешләре яңгыравыклы сөрәннәре, бетмәс энергияләре белән һәр кешене яңа үрләргә илһамландырдылар.

Сәләт форумының 2-нче сменасы программасы сәләтле балаларны тагын да үстерергә ярдәм итүче чаралар белән тулы иде.

Форум кысаларында аланнарның җыелма командалары арасында футбол, волейбол, шахматлар, ШТК, НКК һәм стритбол буенча  чемпионатлар узды. Командалар үзара олимпиада системасы буенча очраштылар. Безнең Сәләт Саба командасы шахмат ярышларында 1нче, волейбол ярышында 2 урынга лаек булдылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев