Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәнгать мәктәбендә халык рәссамы И.К.Зарипов иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе үтте

2019 елның 13 ноябрендә Россия Федерациясенең халык рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 ел тула.

Илдар Зариповның картиналары хезмәт кешеләре тормышына багышланган, тарих темаларын, рус халыкларының фольклор һәм әдәби мирасын тасвирлый.

Рәссамны искә алу максатыннан, 11 ноябрьдә сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зарипов истәлегенә багышланган дәресләр узды. Дәресләрне рәсем бүлеге укытучылары Мифтахова Ф.И. һәм Сафина Р.К. алып бардылар. Иң элек укучылар рәссамның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары бер картинаны нигез итеп алып, үзләренең иҗади эшләрен ясадылар.

12-15 ноябрь көннәрендә, шул ук максат белән, Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучылары Галиева Э.Р., Газизова Г.Р. укучыларының эшләреннән күргәзмә оештырыла.  И.К.Зарипов иҗатына багышланган күргәзмәгә рәхим итегез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев