Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең өйләрен җыештырганнар, табыннарын куличлар белән бизәгәннәр

Пасха алдыннан «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамакларында булган өлкәннәргә олы бәйрәмне яхшы кәеф белән каршылау өчен уңай мохит тудырды

Алар өлкәннәрнең  өйләрен барып җыештырдылар, тәрәзәләрен, керләрен юдылар. Бәйрәм мохите булдыру өчен  куличлар сатып алганнар, йомырка бизәгәннәр.Христианнар бу бәйрәмдә тормыш яңара, яшәеш тантана итә дигән ышану белән яши. Бу көннәрдә күбрәк  яхшылык кылырга, мөмкинлек булганда мохтаҗ кешеләргә хәер бирергә кирәк. Өлкәннәр дә бик күңелләре булып, социаль хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп калганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев