Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сораулар хәл ителмәслек түгел

Авыл җирлекләрендә 2021 елдагы эшчәнлеккә багышланган хисап җыеннары дәвам итә.

Халык белән очрашуларда район башлыгы Рәис Миңнеханов, аның урынбасары Расих Закирҗанов, җирлеккә хезмәт күрсәтүче участок вәкаләтлесе, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин, район башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Альбина Исхакова, районның баш ветеринария табибы Зөлфәт Ганиев, «Россельхозбанк» акционерлар җәмгыятенең өстәмә офисы начальнигы Рәзинә Билалова чыгыш ясый. Гражданнар быел да “ZOOM” программасы аша да җыелышта катнаша алдылар. Иң элек җирлектә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Җирлек башлыклары узган елда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү һәм узган җыеннарда күтәрелгән проблемаларның үтәлеше турында хисап тоттылар.

Арташ авыл җирле башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов җирлекнең узган 2021 елдагы эшчәнлегенә җентекле анализ ясап, алдагы көнгә хәл итәсе мәсьәләләр белән таныштырды. Җирле үзидарәләр үсешендә авыл хуҗалыгы төп рольне уйнавы билгеле. Җирлектә халыкны эш белән тәэмин итүче һәм җирле бюджетка физик затлар салымы кертүче «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе. Уртача хезмәт хакы 36734 сум тәшкил итә. Арташ авыл җирлегенең 265 хуҗалыгында 762 кеше яши. Җирлек буенча узган ел 14 бала туган, 12 кеше вафат булган. Ел дәвамында җирле әһәмияткә ия зур эшләр башкарылып, халыктан җыйналган үзара салымга җирлектәге 3 авылда да юллар төзекләндерелгән. Грант акчасына Язлы Арташ авылында күпер һәм Ике Басу Арташ авылының Мәктәп урамнарында юл эшләнгән. Муниципаль юл фонды аша Олы Арташның Шамил Бариев урамы төзекләндерелгән.

Тимершык авыл җирлегендә узган җыенда халыктан төрле мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирелде. Мәсәлән, балаларга 3 яшькә кадәр бирелүче сөт ризыкларын алуда кайбер ризасызлыклар билгеләп үтелде. Сорау бирүче бала ризыклары алуның һаман катлаулануына, һәр айның 10сына кадәр баланы хастаханәгә анализ бирергә алып бармаганда исемлектән төшеп калуына ризасызлыгын белдерде. Шулай ук Кызыл Мишә авылында сүтелгән корылмаларның металл һәм башка төзелеш материаллары хисабына авыл зираты коймасын төзекләндерүгә, Тимершык авылындагы күлне чистартырга булышлык күрсәтүгә кагылышлы һәм башка сораулар яңгырады. Авыл җыеннары Килдебәк, Мишә, Олы Шыңар, Олы Нырты, Мичән, Югары Симет авыл җирлекләрендә үтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев