“Соры” базар тәртип сорый
“Соры” хезмәт базарына кагылышлы мөрәҗәгатьләрнең артуы сәбәпле, Саба муниципаль районы башкарма комитетының халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе 23 сентябрьдә Байлар Сабасындагы hәм Шәмәрдәндәге сәүдә нокталарында рейдлар үткәрде. Хезмәт законнары таләпләре үтәлмәүнең еш күзәтелә торган очрагы – эшкә рәсми рәвештә урнашмау. Эш бирүчеләр белән ике арада хезмәт килешүләре төзелмәсә, Пенсия фондына да акча күчерәсе булмый бит.
Мондый “баскычлар”дан егылып имгәнүең дә бар
Конвертлы акчага яшьрәкләр күп уйлап тормый, ризалаша. Мондый фактлар “Илфани” сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан кибеттә (Вьетнам базары) эшләүчеләр белән февраль аендагы рейд вакытында сөйләшкәндә үк ачыкланган иде. Аннан соң ярты ел үтсә дә, хәл әллә ни үзгәрмәгән. Комиссия әгъзалары кибеттә эшләүчеләрдән айга күпме хезмәт хакы алулары белән кызыксынгач та, бик үк ачылып бетмәделәр. Кибет хуҗасын күрү дә насыйп булмады. Прокуратура чакыртуы буенча килсә генә инде.
Хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәве Сабадагы кайбер сәүдә нокталарында сатучылар белән төзелгән хезмәт килешүләрендә 2020 елның 10 сентябре числосы торуы белән дә раслана. Димәк, аңарчы сатучы эшкә рәсми рәвештә урнашмаган дигән сүз. Сораштыручылар күрсәткәнчә, сәүдә нокталарында эшләүчеләргә айлык түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен билгеләнгән минималь хезмәт хакы 14000 сум тирәсендә тирбәлә. Шушы таләпне үтәмәгән эш бирүчеләргә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27нче статьясы нигезендә эш кузгатылырга мөмкин. Моның өчен 50 мең сумга кадәр штраф hәм 3 елга кадәр дисквалификация каралган. Әгәр шәхси эшмәкәр гаилә әгъзаларының хезмәтеннән файдалана икән, бу очракта алар белән килешү төзергә тиеш. Хезмәт законнары шуны таләп итә.
Эш хакын 1 гыйнвардан 14 меңнән ким яисә аның бер өлешен “конвертлата” алучылар “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша да мөрәҗәгатьләрен җиткерә алалар.
Вакытында хәбәр ит. Гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде. Нигезләмәдә гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдыру каралган. Сүз 15 айдан артык салым хисабын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшмәкәрләр турында бара.
Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын аңларга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сузмыйча бу хакта салым органына хәбәр итәргә кирәк. Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе теркәүче салым органы булып санала (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1нче йорт).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев