Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Созвездие-Йолдызлык-2019» XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең икенче туры

17 һәм 18 апрель, Созвездие-Йолдызлык суперфиналында катнашучылар өчен йомгаклау тантанасына якынлашу, көннәре иде. Икенче турда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән хореография номинациясендә «Асылташ» (җит. Гарипова Г. М.), «Экспромт» (җит. Әхмәдова А. Н.) һәм «Яшьлек» (җит. Мөбәрәкҗанова А. З.) коллективлары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, ә вокал соло номинациясендә кече һәм урта төркемдә Батыршина Динә (җит. Аксанова Л. М.), Фәрхуллина Диана (җит. Фәрхуллин И. Р.) һәм Галимҗанова Әдилә (җит. Давлиева Г. Р.).

Конкурс нәтиҗәләре буенча йомгаклау гала-концертларында катнашучылар һәм бүләкләнүчеләрнең исемнәре игълан ителде.

19 апрельдә «Уникс» концертлар залында лауреатларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән традицион финал гала-концерты узачак. Бу концертта кече төркем вокал - соло номинациясендә Батыршина Динә бүләкләнә, урта торкем вокал - соло номинациясендә Галимҗанова Әдиләгә «Син кемнең кояшлы бәхете» җыры, «Асылташ» хореография коллективына «Әкияткә сәяхәт» биюе белән чыгыш ясау хокукы бирелде. Аларга уңышлы чыгыш һәм югары казанышлар телибез.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев