Спортинг- компакт буенча “Аучылар ярышы”
2019 нчы елның 6 нчы октябрендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча “Аучылар ярышы” булып узды. Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе, Теләче районнарыннан, Казан, Киров шәһәрләреннән спортсменнар көч сынашты.
Ярыш 4 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган дәрәҗәдәге спортсменнар;
“В” категориясе – разрядлы спортсменнар;
“Оста” аучылар”;
Аучылар” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар.
Спортинг ату буенча ачык турнирның җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе районы)
2 урын – Ибатуллин Айрат («Сабантуй» спорт мәктәбе)
3 урын – Мөбәрәкшин Ринат (Әгерҗе районы).
“В” категориясендә
1 урын – Гарипов Руслан («Сабантуй» спорт мәктәбе)
2 урын – Кайсин Дмитрий (Киров шәһәре)
3 урын – Санин Олег (Казан шәһәре).
“Оста” аучылар” категориясендә
1 урын – Ануфриев Арсений («Сабантуй» спорт мәктәбе)
2 урын – Савватин Вячеслав (Казан шәһәре)
3 урын – Гарипова Алия («Сабантуй» спорт мәктәбе).
“Аучылар” категориясендә
1 урын – Гарипов Айрат (Теләче районы)
2 урын – Шигапов Александр (Шәмәрдән бистәсе)
3 урын – Зейнетдинов Руслан (Казан шәһәре)
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз!
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев