Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Штраф түләде, машина йөртү таныклыксыз да калды

Суд карары катгый

  ЮХИДИ хезмәткәрләре 2024 ел­ның 10 гыйнварында иртәнге  сә­гать 9да Шәмәрдәннең  Фрунзе  урамында чит ил автомобилен туктаталар.  Аның руле артындагы А.Котдусовта  исереклек билгеләре сизелгән була. Шуңа да карамастан, 1970 елгы ир-ат медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәми. Нәтиҗәдә, аны РФ Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлеше буенча хокук бозуда гаепле дип табалар.  Судта  ул  үзенең гаебен таныды, тоткарлау  вакытында  язылган  беркетмә бе­лән  килешүен белдерде. Суд карары нигезендә А.Котдусовка  30 мең сум штраф түләргә һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәх­рүм калырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев