Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Судан фаҗига эзләмик!

Эссе көннәрдә организмга хәл кертү өчен су коену – иң яхшы чара. Шуңа олысы-кечесе буа-күлләргә, елга буйларына ашыга. Әмма су коену бик аянычлы да тәмамланырга мөмкин. Мисал өчен, 10 июньдә коткаручылар Өчиле авылы янындагы сулыкта 1993 елгы Югары Симет авылы кешесенең гәүдәсен алдылар. Ул буага гаиләсе белән ял итәргә барган булган. Хәзер Ш.ның ике баласы әтисез калды.

Иң кечкенәсенә әле бер генә яшь. Махсус җиһазландырылмаган урында коену яшь гаиләгә зур кайгы китерде. Мондый бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен Шәмәрдәндәге эзләүкоткару отряды белгечләре эссе көннәрдә, җәйге ял вакытында махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәклеге турында искәртә. “Тирәнлеге билгесез буаларга кермәскә кирәк. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Кояшта озак булганнан соң суга кинәт килеп керергә яки сикерергә ярамый. Гәүдә салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә. Су коенганда янәшәгездә коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша “01” яки 112 номерына шалтыратырга әзер кешеләр булуы да мөһим. Гомумән, берүзегез яки исерек килеш су кермәгез. Ярдан еракка йөзмәгез, елга яки сулыкны йөзеп чыгарга тырышмагыз, үзегезнең көчегез һәм мөмкинлегегезне артык бәяләмәгез”,– ди отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин. Коткаручылардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Шәмәрдәндәге отряд хезмәт күрсәткән төньяк зонада былтыр 4 (Кукмара районында – 3, Балтачта –1), быел 22 июньгә 3 кеше (Балтач, Кукмара, Саба) батып үлгән. Суда үзеңне тоту буенча хәвефсезлек кагыйдәләре аларны үтәмәү аркасында корбан булганнарның аналары һәм туганнарының ачы күз яшьләре түгелә. Шуңа үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев