“Светофор” дусларын җыйды
Узган атнада Балалар иҗат үзәгендә кызыл, сары, яшел төсләргә керә белүче “Светофор” үзенең янына дусларын җыйды.
Әти-әниләр шуны яхшы белә: мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә юлларда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә кызыксыну тәрбияләү юнәлешендә күп шөгыльләр үткәрәләр. Өйләренә кайткач, балаларның сүзе шул хакта гына. Ә иҗат үзәгендә “Светофор дусларын җыя” конкурсы булган көнне нәниләрнең теле-телгә йокмады. Кем җиңгән, “Юлларда күренеп тор” театраль тамашада дуслары ничек уйнаган – шул хакта сөйләделәр. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүләрен күрсәтергә 11 бакчадан килгән 110 бала чыкты. Аларны конкурска әзерләүдә әниләр үзләре дә тырышты. Әйтик, “Безнең гаилә юл йөрү кагыйдәләренә буйсына” темасына фотоколлаж ясауда Никита Захаровның (Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасы) җиңү яулавында әнисе Татьяна Валерьевнаның да өлеше зур. Вакытларын кызганмыйлар әниләр, балалары юл казаларына тарымасын өчен кайгырталар. Болары – өй эше. Бакчалар театраль күренеш номинациясенә дә зурдан кубып әзерләнгәннәр: коридорлар жезллар, зебра рәсеме, юл билгеләре, светофор рәсеме, юл йөрү кагыйдәләре буенча плакатлар, транспорт чаралары төшергән рәсемнәр белән тулы иде. Тәрбиячеләр һәм балалар бу юнәлештә үзләренең зур әзерлекләрен курсәттеләр, тамашачыларны һәм жюрины бай эчтәлекле, күңелле чыгышлары белән сөендерделәр. Конкурсның нәтиҗәләрен мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Алинә Салихова игълан итте. Бер үк яшьтәге балалар тупланган мәктәпкәчә әзерлек учреждениеләре арасында “Бәләкәч” бакчасы (Саба) җиңү яулады (фото). Икенче-өченче урыннарда Шәмәрдәннең “Әкият” һәм “Салават күпере” бакчалары. Авыл балалары арасында (төрле яшьтәге балалар) Шекше “Акчарлак” балалар бакчасы коллективын алкышладылар. “Иң яхшы методик эшләнмә” номинацияләрендә Гөлшат Сәйфетдинова (“Әллүки”) белән Диләрә Мөхәммәтшинага (Олы Кибәче) тиңнәр булмады. Конкурста җиңүчеләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин бүләкләде һәм балалар арасында профилактика эшен нәтиҗәле алып баручыларга рәхмәт белдерде. “Юл хәрәкәте иминлеге”дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова балаларга 20 мең сумлык бүләк алып килгән иде. Призерлар юл хәрәкәтендә катнашуның иң беренче транспорты – велосипедлы булды.
Фәнил Мәүлетов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев