Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СВОга – үз теләге белән

Көек авылында яшәүче 1975 елгы биш бала атасы Марат Салихов, Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, илебез мәнфәгатьләрен яклау өчен махсус хәрби операция зонасына бара

     Көек  авылында яшәүче 1975 елгы биш бала атасы Марат Салихов, Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, илебез мәнфәгатьләрен яклау өчен махсус  хәрби операция  зонасына китте.

 Нәрсә этәргән соң аны бу кыю адымга? “Беркем  мәҗбүр итмәде. Күңел тартты. Йөрәк кушуым буенча әлеге адымга  бардым.. Гаиләмнең финанс хәле начар дип уйламасыннар, түлисе кредитларыбыз да, бурычларыбыз да юк. Әйе, биш балабыз бар. Иң олысы Айрат быел армия  сафларына  алынды.  Йошкар-Олада хезмәт  итә. Хәрби ант  кабул итәчәк.  Олы  кызыбыз Айгөл Казан  медицина  университетында  белем  ала. Алсу – 9га, Айзат  4нче сыйныфка бара. Иң  кечкенәсе Азаматка  3  яшь тула. Гаиләгә контракт төзегәнемне әйтү авыррак булды  инде. Алгы сызыктагы хәлләрне белә торып, монда күз йомып яши алмыйм. Күптән түгел генә Туктарда  туганнан туганыбыз, ягъни троюродный була инде, Русланны соңгы юлга озаттык. Мобилизацияләнгәч тә, “Газель белән үзем илтеп  куйган  идем.  Минем дә мөмкинлек чыгуга, илебезне сакларга һәм якларга китү теләге күптәннән бар  иде. Ниһаять, теләгемә ирештем. Мин машина йөртүче булып барам. Шоферлар җитми диделәр. Контрактны  6 айга  төзедем”,– ди Марат Салихов.

Туларак «Саба таннары» газетасында  укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев