Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыйныфның да серләре була икән

Саба урта мәктәбе базасында Саба, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Арча районнары әти-әниләр комитетлары арасында үткәрелгән “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесенең зона этабы үтте.

     Тату сыйныф ул нинди була? Аны бербөтен итеп яшәтү өчен кемнәрнең тырышлыгы таләп ителә? Сыйныф җитәкчесе әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештыра белер өчен нинди алымнар кулланырга тиеш? Шушы һәм башка сорауларга җавапны Саба урта мәктәбе базасында Саба, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Арча районнары әти-әниләр комитетлары арасында үткәрелгән “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесенең зона этабында табарга мөмкин иде. Әлеге бәйгенең популяр булуының сере гади - укучы, әти-әни һәм сыйныф җитәкчесе үзләрен бердәм команда итеп тоя, тагын да берләшә, уңыш серенә төшенә. Сер түгел, бүгенге югары тизлекле заманда кайбер көнне әти-әнинең баласы белән аралашырга да вакыты калмый. Ә бу бәйге аларны хыялландыра, репетициягә йөртә, нидер уйлап чыгарырга өнди, җиңүгә рухландыра.

      Бәйге быел Россия күләмендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында аеруча да актуаль яңгыраш тапты. Катнашучылар һәрберсе мәктәп фойесында сыйныф тормышын чагылдырган күргәзмә тәкъдим итте. Ул үз укучыларның һәм аларның әти-әниләренең уңышларын, кызыксынуларын, киләчәккә хыялларын берләштереп, матур бер композиция хасил иткән. Никадәр фантазиягә бай, иҗади, креатив һәм талантлы кешеләр бар арабызда дип карап сокланасың һәм горурланасың!

     Бәйгене район Башкарма комитетының социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов тантаналы рәвештә ачып җибәргәннән соң, катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе, бүгенге бәйгенең жюри рәисе Айгөл Кашапова сәламләде. “Бүген иң авыр эш - безнеке, чөнки елдан-ел катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе артканын күреп сөенәбез, ә сезгә барыгызга да бәйрәм рухы телибез”, - диде ул.

   Чыгышларны караганнан соң, күңелдә бәйрәм рухы тумыйча һич мөмкин түгел иде. Катнашучыларның киемнәре, сценарий бөтенлеге, теманың ачылышы, идея үзенчәлеге, сәхнәдә үз-үзләрен чын артистлар кебек тотулары шаккаттырды. Катнашучылар нигезләмә буенча 2 турда көч сынашты. “Безнең күңелле тату сыйныф” дип аталган визит карточкасы һәм “Бердәм тәрбия мохите: әти-әниләр, укучылар һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе” дип аталган проект эшен яклау командаларны бөтен тулылыгы белән ачып салды. Жюрига җиңүчене ачыклау, чынлап та, җиңелдән булмады. Республика буенча 10 зонада үтәчәк бәйгенең беренче җиңүчеләре безнекеләр - Шәмәрдән “Үсеш”лицееның 6А сыйныфы әти-әниләр комитеты! Ярымфинал бәйгесендә катнашу хокукын 2нче урынга лаек булган күрше Балтач районы Балтач урта мәктәбе әти-әниләр комитеты да алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды. Ә иң мөһиме - бүгенге тантанадан һәркем үзенә энергия, яшәү дәрте алып, киләчәккә якты уй-хыяллар белән таралышты. Гаилә елында мондый эчтәлектәге чаралар әле күп булыр. Аларның гаиләләрне саклап калуда, бербөтен итеп яшәтүдә роле, һичшиксез, зур. Әти-әни һәм мәктәп бергә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә җәмгыятькә файдалы буын формалашуга ирешергә мөмкин. Барысы да үзебезнең кулда.

Нәркиз Мифтахова,

район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев