Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шыңар ягы – уңганнар төбәге

Сәхифәбез “Туган як” җәмгыяте уңганнарына багышлана

 “Туган як” җәмгыятен эшчәнлеген 1959-2007 елларда алып барган “Авангард” колхозының  варисы дияргә  мөмкин. 1959 елга  кадәр  бу зонадагы  Йомгалак, Чулпыч, Оет, Кече Шыңар, Олы Шыңар, Түлешкә авыллары һәркайсы  аерым  хуҗалык  булган. “Туган як” җәмгыяте шушы базада 2010 елда  барлыкка   килә. Авыл хуҗалыгы  җирләре 4464 гектар, маллары 1780 баш тәшкил итә. Хуҗалыкта 108 кеше  эшли. Җитәкче  итеп 2022 елдан  Фәргәт  Сәүбәнов  билгеләнде. Соңгы  елда хуҗалык  эшчәнлеге  финанс-икътисад   күрсәткечләренең  яхшыру  ягына   үзгәрүе белән характерлана. 

Җитәкче сүзе

“Төп табыш  чыганагы – терлекчелек. Хәзерге   көндә сөтне узган елдагыга  карата 2,5 тоннага артык  сатып барабыз,– дип  сөйләде Фәргәт Корбангали  улы .– Моны  тармак эшчеләренең  уртак тырышлыгы нәтиҗәсе дип бәяләр  идем.  Шул  ук  вакытта   сөтнең    бәясе былтыргы белән  чагыштырганда 12  сумга   кимеде. Ягъни литры 37 сумга  якын булса,  хәзер 24  сум 91 тиенгә  калды. Бу  – көн  саен счетка 130  мең  сум акча  керми кала дигән   сүз. Бер  айныкын исәпләгәндә 3,9 миллион  сум килеп  чыга. Сөт бәяләре  кимүгә дә  карамастан, яңа  технологияләр  кертү хисабына җитештерү  арту  сәбәпле, тулай  продукция күләмендә быел 105 процент үсеш тәэмин ителде. Ә былтыр 2021  ел күрсәткеченә карата акча керемендә район хуҗалыклары  арасында иң  яхшы нәтиҗәгә – 147 процент үсешкә ирештек.   Безнең  көндәлек   савымны тагын  1,5 тоннага артыру  мөмкинлеге бар. Шуның өстендә коллектив белән эшлибез. Әйтик,   узган айларда  бозаулар  аз  туса, июньдә үзгәреш  хәйран  күренә. Ә бозаулаган  сыер 20 литрдан да ким сөт бирми. Шулай  ук  яңа  сенаж  траншеясын башлау да азыкның  сыйфаты  яхшыруга китерәчәк. Сыер  әйбәт ашатсаң гына сөт бирә дигән   сүзе дә бар  бит. Һәм, әлбәттә,  кеше  факторы. Акырып  куркытылган  сыер  җилененә  сөт  күп төшми.

   Хезмәт  шартларын  яхшырту зарурлыгы да бар. Шул максаттан, гомумән, яңа технологияләргә исәп тотып, 504 башка исәпләнгән яңа  комплекс төзелешен башладык. Итальян  җиһазлары   урнаштырылачак залда  берьюлы  48 сыер  савылачак.  Төзелеш, конструкцияләре, тирес кудыру  җайланмалары,  саву  залы  һәм башкасы  белән, 168 миллион сумга  чыга. Комплекска гомуми озынлыгы 970  метр тәшкил иткән керү юлы Хөкүмәт программасы нигезендә салыначак. Әлеге мөмкинлектән файдалану турында  кайгырткан  өчен район башлыгы Рәис Нургалиевичка зур рәхмәт. “ПМК Мелиорация” җәмгыяте кыш буе плитә,  ком  ташыды һәм ун  көн  элек  эшне башладылар.  Объектны  ноябрьдә файдалануга бирү  планлаштырыла. Никадәр  иртәрәк булса,  кредит чыгымнары да  тизрәк капланачак. Яңа  комплекста  көнгә 15 тонна сөт саву бурыч итеп  куелды. Максатка ирешер өчен алшартлар  бар.

  Игенчелек тармагына  килгәндә,  язгы чәчүне 27  апрельгә  уңышлы  тәмамладык. Уҗым  культураларның торышы начар  түгел. Ашлыкны һава шартлары уңай булып, 30 центнердан  ким  алмаска иде. Хәзер  вакытта берьеллыкларны  сенажга  салу бара. Бер баш  шартлы терлеккә  30  центнердан  ким булмаган азык берәмлеге әзерләү – терлекчелектә үсешкә ныклы нигез”.

Үз  һөнәренең остасы Гүзәл

Быел сыер савучылар арасында “Үз  һөнәренең  остасы”  исе­менә  “Туган  як” җәгыятеннән Гүзәл Зиннәтова ла­ек  булды. Ул  югары   дәрәҗәгә 6  еллык  хезмәт  стажы белән иреште.   Хәзерге  вакытта Ихласбай Әминбаев белән ике  сменада 90-100  сыер  савалар.

“Үзем Саба  кызы, Олы  Шыңар  егетенә  кияүгә  чыктым,  фермага эшкә  килдем. Ирем Рамил дә терлекчелектә,  малларга  миксер белән  азык  кертә.  Коллектив бик  тату, бердәм, инде барысы да  үз  кеше. Фермада  эшләүнең шул иртә тору  кыенлыгы гына бар, бер ияләнгәч, малларны  яраткач, анысы да сизелми. Аллага шөкер, сыерларым мул продуктлы. “Мизгел” кушаматлысы 40  литр   сөт бирә, “ Кондрат”, “Клеопатра”, “Колобок”та  алардан  калышмый”,– ди  Гүзәл.

Алар  сменадашы белән быел 5 айда барысы 3238 центнер  сөт  сауганнар. Күрсәткечләр былтыргының  шушы  чорындагыга  карата   күпкә  яхшырган. Башта  азыкны  “Иген” кооперативыннан ташыганнар. Үзләрендә салынган  сенажга   күчкәч, ферма буенча  гыйнвар   аеннан  сөт  бер тоннага арткан. Зоо­техник Ләйлә Авзалова азыкның сыйфатын – миксерда тиешле дәрәҗәдә болгатылуын көндәлек  контрольдә тота. Үзе  әйтмешли, траншеядан  китеп тормый.

“Рацион 25-30 литр сөткә исәпләнгән. Моңа нигездә ирешелә, раздойдагылар арасында  күбрәк  сөтлеләр дә шактый. Андыйлар Гүзәл Зиннәтова белән  Алсу  Гыйльметдинова группаларына тупланган.  Биш  айлык   күрсәткечләр буенча 131 процент  үсеш­тә барабыз”,– ди  белгеч. 

Алсу  Гыйльметдинованың да сменадашы үзбәк  егете  Хушнуд Атаҗанов та инде татарчаны  яхшы белә. “Безнеңчә сөйләшергә дә, сөтне  күп саварга  да өйрәтәбез. Бик тырыш  егетләр. Бер  команда булып  эшлибез”,– ди 15  елга  якын  сөт  савучы  Алсу. 

Бозаулар телен аңлый

Фермада яшь бозауларны  үстерү  Рәфит Нуриәхмәтовка тапшырылган. Бу  эштә  яңа  кеше түгел, 30  еллык тәҗрибәсе бар.

“Терлекләр дә карадым, тирес тә  чыгардым,  ферма  мөдире генә булмадым. Инде автоматта эшли башлаганга  да 7  ел.  Әйләнештә 120ләп бозау йөри. Миңа  20  көнлекләр керә һәм  өч айдан  башка торакларга күчерелә”,– ди Рәфит.

Автомат дигәне бозауларга  сөт эчертүче “Азык әнкәсе”  инде. Торакта алар өчәү. Башта бозауларны шул аппаратка  кертеп, сыер имчәген хәтерләткән имезлекне кабарга  өйрәтергә  кирәк. Алга таба барысын да автомат үзе “хәл итә”. Бик акыллы җайланма,  сыерны тулысы белән  алыштыра. Бозауны муенындагы датчиктан таный, сөтен  эчеп бетермәсә, тавыш  чыгара, әрсезләнеп  яңадан керсә,  анысын имдертми. Яшь маллар Рәфит Нуриәхмәтов кулында печән ашарга өйрәнә. Алларында – фураж  оны һәм КР-1 концентраты. Торактагы  чисталык, монда уңган, булдыклы терлекченең тырышлыгын дәлилли. Бозаулар туйдыручыларын  ерактан таныйлар, күбрәк игътибар алырга тырышалар. Яхшы карау, ашату һәм җанлы аралашу аларга тизрәк үсәргә, авырлык җыярга һәм сәламәтрәк булырга ярдәм итә. Рәфит Нуриәхмәтов төркемендәге бозауларның артым күрсәткечләре һәм сакланышы югары. Быел 5  айда аларның  тәүлеклек  артымы 890 грамм тәшкил иткән. Барысы  85,6 центнер  үсеш  алынган.

 

Кулларыннан гөл тама

Рәфит Нуриәхмәтовның  хезмәтеннән аның торагыннан күчерелгән бозауларны үстерүне дәвам  итүче  Кадрия Хәйбриева белән Гөлгенә Рәхмәтуллина да канәгать. Чөнки яшь мал 1-3 айлык  вакытта дөрес тәрбияләнмәсә, алга таба  көтелгән  артымны бирми. 

“Сөтне әйбәт  эчкән бозау тизрәк  үсә. Яшь мал бер-берсеннән  узышып та  ашый. Торакта  әнә шундый  мөмкинлек тудырырга  кирәк. Кәефсез торганын да күздән  ычкындырырга  ярамый. Вакытында ветеринарга  хәбәр итәбез, Илмир Галимҗанов хәзер  килеп  җитә. Үзара  аңлашып  эшләсәң  генә максатка ирешелә. Үзең  ялкау  булсаң, сиңа беркем дә китереп бирми. Яңа җитәкчебез таләпчән, каты тормасаң, ялкауланып та китүең бар. Торакларга куелган  видеокамералар  файдага гына. Кешене  тәртипкә  өйрәтә”,– ди үзе дә  учетчы эшен башкарган, инде 30 еллап бозаулар караучы  Гөлгенә.

Хезмәттәше Кадрия Хәйбриева шундый  фикердә.

“Мин дә җитәкчеләрне тыңлап, үземне байтак  хезмәттә сынадым. Башта таналар үстергән вакытта, син генә башкара  аласың дип, райпо пекарнясына ипи пешерергә  куйдылар. Аннары,  синең  генә  кулдан   килә дип,  колхоз  конторасына  чакырып бозаулар  карауны тәкъдим иттеләр. Күңел тартмаган кебек булган  иде дә, тора-бара ошаттым. Менә  малларны яратып  18  ел фермага эшкә  киләм. Автобус   йөртә. Пенсиягә  56,5  яшьтән  чыксам да,  һаман  да эшләп  йөргән   көн. Яшь бара, әмма хезмәт шартлары  яхшыруы һәм түләүнең  артуы  белән авырлык  сизелми. Элек иңнән чиләк-көянтә  төшмәде, хәзер   күпкә  җиңел”,– ди терлекче. 

Ире  Рафаэль Хәйбриев та гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, 42  ел  тракторда  эшләгән,  күп тапкырлар кыр батыры булган механизатор. Кадрия Хәйбриева белән Гөлгенә Рәхмәтуллина  быел бозауларның уртача тәүлеклек  артымын 895 граммга  җиткергәннәр.

 

Универсаль Варламов   

Механизатор Николай Варламов хуҗалыкта  берничә техникага ия “бай”  кеше. Дизель”тракторы гына  да икәү аның. Тумышы белән Теләче районына  кергән  Ачы  авылыннан. Колхозлары таралгач, әллә каян  эш  эзләп   йөрмәгән,  Ачыдан Мишә елгасы  аша 3  километрда гына  урнашкан  Оет авылына 20 ел элек  йорт  салган, техникага  утырган.

“Николай Варламов –универсаль механизатор. Аның  карамагында  техника автопоезд кебек. Әлерәк кенә “ДТ” белән бөртекле  культураларны тукландырды. Хәзер “Челенджер”да күпьеллыкларны теземнәргә  сала. Аннары  аны “КСК”  комбайны көтә. Бик тырышты,  молодец кеше. Татарчаны  да  өйрәнде. Быел район Сабантуенда  Оет  ягыннан сабан батыры буларак катнашты. Эш  күрсәткечләре яхшы, бер техникада да сынатмый”,– диде аның турында  агроном  Рөстәм  Ганиев.

Сөйләшү  Кече  Шыңар авылы  янындагы  161  гектарлы клевер  басуында булды. Тугыз   метрлы  ургыч белән бер  көндә 61 гектарда  үләнне  теземнәргә  салган.  “Челенджер”дагы  компьютер шуны   күрсәтә.

“Барысы да  контрольдә. Таш  кына  эләкмәсен. Чапкычның  бер  бармагы 2  мең  сум тора. Быел үлән   кыскарак булгач анысын  да  чамаларга  кирәк. Ватылмасаң, тигез басуда көнгә 70 гектардан артык  чабып була”,–  ди механизатор.

Ул быел тырмада –102, ашлама  кертүдә – 713,  чәчүдә 540,5 гектарда эш башкарган. Хуҗалыкны шундый  уңган кешеләр   күтәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев