Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сүзсез аңлашып яшиләр

Без бәхетле парлар турында: “Бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер итәләр”,– дип сөйләргә-язарга яратабыз.

Менә сез 46 ел бер-берегезгә ярты кәлимә сүз дә әйтә алмыйча, кул ишарәсе белән генә аңлашып яшәп карасагыз икән. Эзмә авылында гомер итүче Рәшидә һәм Барый Йосыповларга язмыш әнә шундый сынау әзерләгән булган. Мондый уникаль гаилә районда гына түгел, республикада да юктыр, булса да санаулыдыр.

1938 елгы Рәшидә Бибиҗамал апа белән Тимербай абый гаиләсендә дүрт баланың иң кечесе булып үсә. Әтисе сугыштан кайтмый. Рәшидәнең яшьтән биюгә осталыгы ачыла, гимнастика белән шөгыльләнә. Клуб сәхнәсенә кат-кат чакырып чыгаралар аны. Барый Йосыпов Язлы Арташ авылында 1947 елда туган. Ул да үсеп егет булгач, мин телсез-чукрак дип кул кушырып утырмый, үзенә шөгыль таба. Казан шәһәрендә эшкә урнашып, аяк киемнәре ремонтлый. Рәшидәнең абыйсы Рифкать Арташ якларында урманчы була. Бервакыт алар Барыйның әтисе Исмәгыйль белән очрашып, сөйләшеп китәләр. Сүз иярә сүз чыгып, Рифкать телсез сеңлесе барлыгы турында әйтеп ташлый. “Бәй, минем дә шундый улым бар бит”,– ди Исмәгыйль. Әңгәмәләре нинди юнәлеш алганлыгын чамалыйсыздыр. Кыскасы, эш боларның гаилә коруы белән төгәлләнә. Барый Рәшидә белән Эзмә авылында яши башлый. Алар бер-берсен күз карашы белән дә аңларга өйрәнделәр. Барый абый колхозда эшләде, Казанда үзләштергән һөнәрен дә ташламады. Балта эшен дә яхшы белә. Авылда күпләрне ул вакытта модага кергән урыс капкалы итте. Рәшидә тегү-чигү, бәйләү остасы, кулларына күз иярми. Сау-сәламәт кыз үстерделәр. Рәйсә теле ачылганда әбисе-бабасы янында булды. Инде оныклары бар Йосыповларның. Бәлки әле аларга оныкчыкларын да күрергә насыйп булыр. Барый абыйдан бармак ишарәсе белән “Хәлең ничек?” дип сорасаң, кулын күкрәгенә куеп, “эх-эх” диеп, йөрәге авыртуын аңлатканына инде хәйран еллар. Шөкер, йөрәгенә тия торган авыр сүзләр ишетүдән мәхрүм булганга, сәламәтлеге яшенә күрә, тфү-фтү, күз тимәсен. Күршесе Чулпан Вәесова аның кан басымын үлчәп, тиешле даруларын биреп тора. Кызлары Иләбәр авылында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев