Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табиб-нарколог Илшат Мортазин өлкәннәргә эчкечелек афәте турында сөйләде

11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көнен билгеләп үттек

Район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек”  дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче  куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану  алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Чарага район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Илшат Мортазин чакырулы иде. Ул үзенең хезмәте турында эчтәлекле чыгыш ясады, өлкәннәребезнең сорауларына җавапларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев