Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Табибларның даруына караганда сине ничек каршы алулары күбрәк файда бирә»

Авырулар – безнең өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау. Хак Тәгалә безгә чирләр бирсә, аны юк итәр өчен табибларны яраткан.

Динебез авырганнан соң, адәм баласының гөнаhлары кими дип аңлата. Ягъни ахирәт дөньясында алачак газапны исән чакта күрәбез. Үзебез дә кеше авырып урын өстендә озак ятып бакыйлыкка күчсә, гөнаhларын юып, чистарынып китте дибез. Ләкин беркемнең дә урын өстендә сырхаулап, кеше күзенә карап ятасы килми шул. Газапланып ятканчы тизрәк үлүең хәерле дибез. Авыргач, билгеле, табиблар янына  ашыгабыз. Табибларның даруына караганда сине ничек каршы алулары, дәвалаулары күбрәк файда бирә. Элек  дәваланырга табибә Резидә Шәрип кызына йөри идем. Аның елмаеп каршы алуы чирнең яртысын юкка чыгара иде. Ул киткәч төрле табибларда дәваланырга туры килде. Сүзнең дөресе кирәк, кайберәүләренең хезмәт ха­кы өчен генә эшләгәннәре кү­ренеп тора. Бервакыт Иштуганда укол салдырырга кердем. Миннән табибтан рөхсәт язуы сорадылар. Тиз генә табибымнан рөхсәт язуы сорарга йөгердем. Авырулардан сорап чиратсыз кердем. Аны язып бирү 1-2 минут вакыт аладыр. Табибым чират белән кер дип, мине кире борып чыгарды. Авырулардан рөхсәт сорап кердем дип ялынып та карадым. Мондый хәл беренче ге­нә түгел иде инде. Мин түз­мәдем, дәваланырга икенче табибка күчәргә булдым. Анысы мине якты йөз белән каршы алып, кирәкле язуны язып та бирде. Шулай итеп, мин икенче табибта дәвалана башладым. Икенче бер баруымда, дәвалаучы та­­бибым авырып эштә булмау сәбәпле, мине алдагы табибка язганнар. Регистратурада язылып, чират торып кердем. Ул исә: “Син миннән күчтең, бар бүтәнгә кер” дип мине борып чыгарды. Моны ничек дип аңларга? Регистратурада язылгач, ул мине карарга тиештер бит инде? “Гиппократ анты”на каршы чыгу була түгелме бу? Янә чират торучылардан рөхсәт алып, күрше бүлмәдәге табибка кердем. Алар минем чират торганны күрделәр бит. Елмаеп, “Әйдә, Хәлил абый, кер” – дип, якты йөз белән каршы алды Гөлсинә Азат кызы. Ә Динә  Марселевна, кан басымнарын үлчәде, ягым­лы итеп сөйләште. Сызлануларым бөтенләй юкка чыккандай булды. Ишеткәнем бар иде бу бүлмәгә авыруларның ке­рергә атлыгып торуларын. “Хәлил абый, иртәгә кил, уннан соң язып әзерләп куярбыз дип аңлаттылар. Чөнки рецептны уннан соң гына чыгаралар. Ир­тә­гәсен кил­сәм, бөтен кирәкле дарулар язылган,  кул куйдырылган, эше беткән. Югыйсә алар эше түгел иде бит бу. Моңа ка­дәр авыруларга гел ях­шы­лык эшләп йөрүче Лариса Наиловнага керә идем. Аның кешеләргә карата ярдәмчеллеген әй­­теп бетерерлек түгел.  Кыс­картып әйткәндә, Гөл­синә Шарипова, Динә Юнысова, Гөлия Гайсина, Лариса Обдирщикова, шу­шы көннәрдә генә  дә­ва­ланып чыккан район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге табибәсе  Гөлшат Алтынбаева кебек намуслы шәфкать ияләре булса, әзрәк авырыр һәм чирләгән очракта хастаханәләргә курыкмыйча барыр идек. Аллаhы Тәгалә үзләренә дә сәламәтлекне мул итеп бирсен!

Хәлил Мортазин,

Иштуган.

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев