Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табигать стихиясенә әзерлек вакытында башланды

Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә, димәк, озакламый елгаларда су күтәреләчәк һәм кемнәргәдер хафаланырга да туры килмәгәе.

“Базга су кермәсме? дип борчылучылар да һәм ишегалларын су баскан кешеләр бүгеннән бар инде.Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, быел ташу көчле килсә, республикада 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Безнең районда “2021 елдагы язгы ташу чорында Саба районы территориясен һәм халыкны саклау чаралары турында”гы башкарма комитет карарында күрсәтелгәнчә, андый торак пункт икәү – Елыш һәм Кызыл Мишә авыллары. Белгечләр әйтүенчә, эш карның күләмендә түгел, аның структурасында икән. Кар тыгыз түгел, көпшәк, андагы су күләме кар азрак яуган еллардагыга якынча тәңгәл булырга мөмкин. Шулай да кырларда кар катламы һәм елгаларда су күләме алдагы күп еллык уртача күрсәткечтән бераз гына югары дип фаразлана.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев