Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тагын берсе таныклыксыз калды

Октябрь аеның икенче шимбәсе кичендә ЮХИДИ инспекторлары районыбыз авылларының берсендә “Лада-Калина” автомобилен туктата...

  Октябрь аеның икенче шимбәсе кичендә ЮХИДИ инспекторлары районыбыз  авылларының берсендә “Лада-Калина” автомобилен туктата. Йөртүчесе – Иванов фамилияле 2000 елгы егеткә алкотесторга өрергә тәкъдим ителә. Прибор  уңай нәтиҗә күрсәтә: тоткарланучы  сулап  чыгарган һавада 0,313 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь барлыгы ачыклана. Бу исә тиешле нормадан ике тапкыр артык дигән сүз. Иванов  спиртлы эчемлек кулланганнан соң күрше райондагы дусты яныннан кайтышы була. Нәтиҗәдә аңа  Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсе нигезендә беркетмә төзелә.

 Судта  ул үзенең  гаебен таныды, гамәле өчен үкенүен белдерде. Җәмәгать суды карары белән Иванов  30 мең сум штрафка тартылды, бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Машина  йөртү таныклыгын ЮХИДИгә тапшырмаган очракта әлеге срокның өзеләчәге  аңлатылды. 

Материал  район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев